Доклад: “Балаларның тормыш иминлеген саклау”

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Доклад: "Балаларның тормыш иминлеген саклау"

Соңгы елларда бигрәк тә тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрендә мөһим булып санала. Безнең җәмгыятебездә кечкенә балалар үз- үзләрен саклый алмыйлар. Тирә- юньне танып- белгәндә, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, үзләренең тормышлары һәм сәламәтлекләренә зыян китерүче хәлләргә юлыгалар.

Балалар бакчаларында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыруны эзлеклекле рәвештә педагогик процессның формалары белән тәңгәлләштереп алып барабыз. Сөйләм үстерү, бала һәм әйләнә- тирә дөнья, экологик тәрбия, нәфасәти тәрбия биргәндә, ягъни рәсем, әвәләү, кисеп ябыштыру шөгыльләрендә без балаларыбызга тормыш иминлеге нигезләрен дә өйрәтәбез. Транспорт төрләрен өйрәтүне ныгытканда предмет яки уенчыкның нинди материалдан эшләнүен, аларның сыйфатлары һәм үзенчәлекләре буенча тасвирлап сөйләргә, ә һава турында сөйләгәндә, тын юлларының функциясе турында һәм үзеңнең организмын сәламәтләндерү методлары турында искә төшерәбез.

Балалар бакчасында балаларның тормыш иминлеге нигезләре аерым шөгыль булып керми, алар югарыда әйтелгән максатларны тормышка ашыру өчен, өстәмә шөгыль булып, фрагментлар (өлеш, кисәк) рәвешендә керә.

Программада бирелгән белемнәрне шөгыльләрдә генә биреп бетереп булмый. Ныгыту, киңәйтү күнекмәләрен һәм белемнәрне тирәнәйтү максатыннан балалар белән әңгәмәләрне шөгыльләрдән тыш режим моментларында, прогулкада үткәрәбез. Әңгәмәләр вакытында теманы әйтәбез, күрсәтмә әсбаплар, уен, матур әдәбият, шигырьләр, табышмаклар, хикәяләр уку алымнарын кулланабыз. Мәсәлән: "Сәламәт булу өчен чиста булырга кирәк", "Әгәр син өйдә үзең генә булсаң?", "Ни өчен юл йөрү билгеләре кирәк?", "Кешеләр нәрсәдә утырып йөриләр?", "Таныш түгел хайваннар белән үзеңне ничек тотарга", " Таныш түгел кешеләр белән үзеңне ничек тотарга", "Ничек югалмаска", "Урамда куркынычсызлык кагыйдәсе", "Транспортта үзеңне ничек тотарга", "Җәяүлеләр культурасы", "Бәла- каза булмасын", "Ут дусмы- дошманмы?", "Витаминнар һәм сәламәтлек", "Әгәр кемдер авырса", " Ни өчен кешеләр авырый?" һ.б.

Балалар белән тәҗрибәләр үткәрәбез. Алар үзләренә ачышлар ясыйлар, нәтиҗәләр чыгаралар: пульс ешая, димәк физик хәрәкәт активлашканда йөрәк тизрәк эшли башлый; әгәр колагыңны томаласаң берни дә ишетмисең һ.б. Безнең балалар бакчасында бик матур итеп җиһазландырылган юл йөрү бүлмәсе бар. Без анда шөгыльләр үткәрәбез, тәҗрибәләр өчен ситуацияләр тәкъдим итәбез. Мәсәлән, макет ярдәмендә автобус алдыннан чыгучы җәяүленең, автобус артыннан килүче транспортны күрмәвен ачыклыйбыз һәм балаларга ышандырабыз. Кәгазь, агач кисәген яндырып балаларга ялкынның ничек тиз (ялкынлануын) бөтен предметны биләп алуын күрсәтәбез, димәк янгын куркынычсызлыгы кагыйдәсен төгәл үтәргә кирәклегенә ышандырабыз. Күзләрне бәйләп берничә адым атларга тәкъдим тиеп балаларга бу органның ни дәрәҗәдә мөһимлегенә һәм аны яхшылап сакларга кирәклегенә ышандырабыз.

Уеннарны төп эшчәнлек буларак, белемнәрне ныгыту максатыннан кулланабыз. Түбәндә тәкъдим ителгән уеннар ныгыту өчен генә түгел, ә бәлки кайбер очракларда чит кешеләр белән очрашканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү; дөрес туклану һ. б. Мәсәлән, "Без коткару хезмәтен чакырабыз", "Беренче ярдәм күрсәтү"һ.б. Рольле- сюжетлы уеннар үткәрәбез.

Тешләү, этеп, төртеп җибәрү, чеметү, кебек начар гадәтләр белән җәрәхәтләнергә яки имгәнергә мөмкин. Бу начар сыйфатларны бетерү максатыннан да дидактик уеннар, ситуатив уеннар, әңгәмәләр үткәрәбез. Мәсәлән, "Куркыныч әйберләр", "Ярый- ярамый, дөрес- дөрес түгел", "Светофор", "Шундый билгене тап" һ.б. Балалар бакчасында төрле формаларда иҗади эш алып барабыз:

  • Тәҗрибә үткәрү

  • Сәхнәләштерү

  • Рәсем ясау

  • Гәҗит, альбом, плакатлар

  • Конкурслар

  • Күргәзмә

  • Бәйрәм, күңел ачулар

Төркем почмагындагы язуны да сезгә искәртеп китәм. (ел дәвамында истә тотыгыз). Баланы бәхетсезлектән саклауның иң гади кагыйдәләре:

  • Баланы аз гына вакытка да караучысыз калдырмагыз.

  • Уйнаганда сабыйны өскә атмагыз

  • Җитәкләп барганда сабыйны кулыннан кисәк тартмагыз

  • Чәнчи, кисә торган әйберләрне бала кулыннан, күзеннән ерак саклагыз, бала буе җитәрлек булмасын.

  • Көнкүреш химиясе әйберләрен дә бала тотарлык җиргә куймагыз, чөнки аның агулануы да, күзен, тәнен, ашкайнату әгъзаларын пешерү ихтималы бар.

  • Балаларга уйнарга вак әйберләр (төймә, акча, сәйлән, шарик) бирмәгез, ул аларны авызына алырга, колагына тыгарга мөмкин. Бу инде сабыйның сәламәтлегенә, ә кайчан гомеренә дә куркыныч яный дигән сүз. Бу әйберләр аның сулыш юлына эләгеп, тын алуын туктатуы ихтимал.

  • Даруларны бала ашардай җирдә калдырмагыз, ул аны кабып йотарга, агуланырга мөмкин.

  • Җәрәхәтләнү яки агулану куркынычы яный торган бөтен әйбердән сабыйны сакларга тиешле икәнлекләрен ата- аналарга һәрчак истә тотарга кирәк.

Кызганычка каршы телевизордан да аяныч хәлләрне күп карыйбыз. Күпчелек бәхетсезлек очракларында ата- аналар үзләре гаепле була. Күптән түгел бер баланың кечкенә бәтәрәй йотуын күрсәттеләр. Бәтәрәй ашказанына кереп окислашкан һәм баланың эчке әгъзаларын, ашказанын яндырган. Шуңа күрә, хөрмәтле ата- аналар газиз балаларыбызның кадерен белеп, сабыйларыбызга һәрдаим игътибарлы булып яшик, аларга туганнан алып "ярый", "ярамый" төшенчәләрен аңлатыйк. Һәрчак күз уңында тотыйк. Зурлардан башка урамнарга үзләрен генә чыгарып җибәрмик, балаларыбызның имнлеген, сәламәтлеген саклыйк. Шул вакытта гына җаныбыз тыныч, тормышыбыз имин, бәхетле булыр.



© 2010-2022