Әкият тамаша Куян кызы

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Куян кызы (А. Алишның «Куян кызы» ) әсәренә ияреп.

Урман аланы. Сикергәләп Әни куян чыга. Балаларын чакыра.

-Яле, балакайлар,

Зарядкага басыгыз,

Тәртип белән тезелегез

.Бөгелсен тезләрегез.

Тәннәрегез язылсын,

Битләрегез аллансын,

Аяк-куллар җитез булсын,

Башларыгыз сафлансын.

Аннан кәрҗин-чиләк асып,

Без бакчага барырбыз,

Кишер, кәбестә белән

Тамак ялгап алырбыз.

Сикерешеп куян балалары чыга. Куян кызы елый башлый.

Әни куян:

--Ни булды, балам,

Аягыңа кадалды мәллә салам

Куян кызы:

---Юк, Әнием, кадалмады салам,

Бер аягымны күтәреп ,

Икенчесенә басам.

Ә ул әрни, авырта,

Калмады бүтән чарам.

1нче куян баласы:

---И-и, әни.

Тыңламый бит ул сүзне.

Шулкадәрле кире ул, үзсүзле.

2нче куян баласы.

--- Ялантәпи йөгерә,

Салкын карны үз күрә,

Аяклары бик туңа,

Аксаклый шуңа күрә.

Әни куян:

---Һай, балалар, наяннар,

Сүземне тыңламыйсыз,

Матур итекләр алдым,

Нигә һаман кимисез

Туңса сезнең тәпиләр

Куып җитәр бүреләр

Тотып алыр төлкеләр

Балаларына бүлерләр.

3нче куян баласы:

---Әйе, әни, шулай шул,

Бик тыңлаусыз бала ул,

Кызганабыз без аны,

Чакырыйк без докторны.

Аякларын майласын,

Градусник та куйсын,

Авырткан җирләренә

Уколын да кадасын.

Әни куян:

---Шулай, балам, шулай шул.

Докторны чакырырга кирәк

Доктор, доктор, кил тизрәк,

Кызыма ярдәм кирәк.

Доктор куян:

---Ни булды куян-ана

Кемгә кирәк ярдәм

Хәзер дәвасын табам.

4нче куян баласы:

---Туганыбыз авырый,

Басалмый аягына,

Басса да аягына

Гел бер якка ава.

5нче куян баласы:

---Әни сүзен тыңламады,

Итекләрне кимәде,

Гел үзенчә кыланды,

Үзсүзле- киреләнде.

Доктор куян:

--Кая әле , карыйк әле,

Бир аягыңны,

Тә-әк, бик каты салкын тигән,

Аяклары күшеккән.

Тәмам эштән чыккан бу,

Киребеткән бала бу.

Зу-ур укол кадыйм микән,

Шифаханәгә салыйм микән

Әллә берәр май сөртеп,

Яхшылап бәйлим микән.

(Сумкасыннан «май» алып сөртә.)

Булды бу. Хәзер инде терелер,

Ике аякта да сикерер,

Бетәр кирелеге дә

Тыңлар сүзегезне дә.

Ә сез, балалар, туганыгызны

Яздырмагыз күздән

Итегез аңа ярдәм,

Мин башка авырулар

Янына китәм.

6нчы куян:

--Рәхмәт. Доктор,

Синең кебекләр юктыр.

Барыбызны карыйсың,

Дәвалыйсың, майлыйсың.

7нче куян:

---Өлкәннәрнең сүзенә

Кирәк колак салырга,

Авыргач ул соң була,

Доктор кирәге чыга.

8нче куян:

__Я, туганкай,тор тизрәк.

Уйныйк без бергә-бергә,

Аякларың авыртмаса

Ярый сикерергә дә.

Куян кызы сикергәләп карый.

--Менә әйбәт булды.

Аякларым җылынды.

Хәзер мин сикерәм,

Тырт-тырт итеп йөгерәм.

И, әнием, кадерлем,

Тыңлыйм синең сүзеңне

Син бер генә булганга

Бик яратам үзеңне.(битеннән үбә)

Туганнарым- дусларым,

Күңел ачыйк без бергә

Чакырам сезне аланга

Сикерә-сикерә биергә.

Ритмик көйгә куяннар биюе башкарыла.



© 2010-2022