Театр яктылыкка, нурга илтә. .. (“Сәхнә” драма түгәрәгенең эш программасы)

Раздел Дополнительное образование
Класс 8 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Тәтеш муниципаль районы

"Советлар Союзы Герое Павел Семен улы Ханжин исемендәге Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе


"Килешелде"

Методик

берләшмә

җитәкчесе:


ИсмәгыйлеваГ.И. ________

Беркетмә № 1

29. 08.2012



"Раслыйм"

" Советлар Союзы Герое П.С.Ханжин исемендәге Тәтеш 1нче урта гомуми

белем бирү мәктәбе" МБГББУ директоры:

________Торгашова Т.А.

79 о/д

номерлы боерыгы

белән гамәлгә кертелде.

29.08.2012

"Килешелде"

МКУ "Тәтеш муниципаль районының мәгариф бүлеге"нең милли мәсьәләләр буенча методисты:

______Шакирова М.Р.


29.08.2012

Театр яктылыкка, нурга илтә...

("Сәхнә" драма түгәрәгенең эш программасы)



"Советлар Союзы Герое Павел Семен улы Ханжин исемендәге

Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль

бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең

югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәйхетдинова Румия Рәхимҗан кызы





Тәтеш, 2012


Аңлатма язуы

Программа мәктәпнең үсеш программасы һәм өстәмә белем бирү планы нигезендә төзелә. Түгәрәк эше формасында гамәлгә ашырыла.

Эш программасы 7-8 нче сыйныф укучылары өчен атнага 1 сәгать исәбеннән төзелә. Барлыгы 34 сәгать.

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде.Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыру- чы,җайга салучы чара буларак та аның мөмкин- лекләре үсте. Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә. Әлеге компетенцияләрне булдыру өчен , дәрестән тыш эшләрне файдалану аеруча әһәмиятле.

Белем һәм тәрбия бирү бер-берсеннән аерыл- гысыз. Дәресләрдә алган белемнәрне мәктәптәге түгәрәкләрдә, факультатив дәресләрдә,электив курсларда камилләштерү, тулыландыру һәм ныгыту бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсе.

Баланың мәктәптән нинди шәхес булып чыгуында, киләчәктә нинди һөнәр сайлавында укыту -тәрбия эшенең роле бик зур. Укытучы баланың сәләтен күрә белергә һәм тиешле юнәлеш бирергә тиеш. Тиешле түгәрәккә яздыруның беренче максаты - баладагы мавыгуларны, омтылышларны үстерү, аңа сәләтен табуда һәм камилләштерүдә булышу. Икенче максат - балада эчке табигый көчләрне үстерү.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының сөйләм телен үстерү дәрестән тыш оештырылган эшләр аша алып барыла.

Рус мохитендә яшәгән татар балаларын чиста, төзек әдәби телдә сөйләшергә өйрәтү, татар сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, китап укуга кызыксыну уяту, үзләрендә язу теләге уяту максатыннан түгәрәкләр оештырыла.

Программаның максатлары:

А)укучыларда Татарстан Республикасында театр сәнгате үсеше турында күзаллау формалаштыру;

Б)балаларның сәнгати һәм эстетик культурасын үстерү,аларга тормышта яхшылык һәм матурлыкны күрергә өйрәтү;

Б) Татарстандагы барлык күпмилләтле театр коллективлары иҗатындагы милли мәдәният кыйммәтләренә карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

1)Театрның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру.

2)Театрга нигез салучыларның иҗади эшчәнлеге белән таныштыру.

3)Драма әсәрләрен өйрәнүгә теләк уяту.

4) Төрле жанрдагы әсәрләрне сәхнәгә кую аша укучыларның табигатьтән бирелгән сәләтләрен үстерү.

5)Сәхнәдә үзеңне тоту осталыгын, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

6) Мәктәп һәм район күләмендә оештырылган бәйрәм,тамашаларда актив катнашу.

Программаның актуальлеге

Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашыру шартларында мәгариф алдына һәр яктан камил,мөстәкыйль һәм иҗади шәхес тәрбияләү максаты куелды.Укучыларга дәресләрдән тыш өстәмә белем бирү дә-заман куйган таләпләрнең берсе. Авторлык программасы әлеге максатка ярашлы ,шәхесне үстерүгә юнәлдерелгән технология нигезендә эшләнде.

Түгәрәк эше буенча көтелгән нәтиҗәләр :

-укучы үзен иркен тотарга өйрәнә, психологик яктан ачыла;

-үзенең мавыгуына туры килгән эш белән шөгыльләнә;

-түгәрәктәге башка укучылар, укытучы белән аралашу вакытында эчке дөньясында ачыла, аралашу әдәбенә өйрәнә;

-укучы фикерләргә, үз фикерен дәлилләргә өйрәнә;

-сөйләм телен камилләштерә ;

-әхлак һәм зәвык тәрбиясе ала;

-шәхес булып тәрбияләнә, үз урынын таба;

-татар теле һәм әдәбияты буенча белемен тирәнәйтә, кызыксыну уята.

Түгәрәк татар теле һәм әдәбияты программасын кабатларга тиеш түгел.

Түгәрәкнең эш формасы күп төрле, монда укытучының иҗади сәләте зур роль уйный. Китап уку, аның турында фикер алышу, кечкенә докладлар төзү, язучы иҗатын өйрәнү, укылган китап буенча киносценарийлар төзү, шигырь укучылар бәйгеләре оештыру, әдәби -музыкаль монтаж әзерләү, музейларга бару, җирле матбугат белән танышу, рецензия язарга өйрәнү, һ.б. бик күп төрле эш алымнары бар. Түгәрәкләрдә техник чаралар да куллану кирәк, эш барышында музыка яңгырату, магнитофон, телевизор, компьютер куллану эшне тагын да җанландыра.

Түгәрәк эше балаларның күзаллавын киңәйтергә, аңа яңалык алып килергә, рухи тәрбия бирергә дә тиеш. Халык авыз иҗатын, татар халык педагогикасын куллану, табигать белән аралашу түгәрәк эшләрен оештырганда укытучыга зур мөмкинлекләр ача.

Программаны апробацияләү

Түгәрәк эше 2010 нчы елдан бирле алып барыла.Һәр уку елы азагында түгәрәкнең эшенә нәтиҗә ясала. Йомгаклау өчен "Театраль вернисаж" оештырылып, анда ата-аналар, әби-бабайлар чакырыла.Уку елы дәвамында башлангыч сыйныф укучылары алдында , балалар бакчасында чыгышлар ясала .Түгәрәк эшендә катнашкан укучылар мәктәп, район һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә югары күрсәткечләргә иреште. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында Г.Камалның "Беренче театр"спектаклен сәхнәгә кую югары бәяләнде. Тукайның тылсымлы сүзе" республикакүләм фестиваленең район этабында Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү конкурсында "Сәхнә" түгәрәге коллективы 2 нче урын яулады.Түгәрәк әгъзасы Мингалиев Илдар "Татар халкының бөек классигы " әдәби-иҗади конкурсында шигырь сөйләүчеләр арасында беренчелекне алды."Тукайның тылсымлы сүзе" республикакүләм фестиваленең эрудитлар һәм туган якны белүчеләр бәйгесендә Шәрәфиева Регина 1 нче урын һәм Низамова Сабина 3нче урын алды.

Программаның эчтәлеге

Татар театрының чишмә башы.Театрга нигез салучылар турында кыскача белешмә.Беренче театр артистлары турында фикер алышу.

Татарстандагы театрлар турында кыскача белешмә. Галиәскар Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры тарихы.Режиссер М.Сәлимҗанов. Театр артистлары, театрның репертуары.

"Сәйяр" труппасы,аны оештыручы Габдулла Кариев эшчәнлеге. Беренче татар хатын-кыз актрисасы С.Гыйззәтуллина-Волжская иҗаты.

Г.Камал һәм К.Тинчурин - татар театрын оештыручылар.Аларның эшчәнлегенә күзәтү.

Г.Камалның "Беренче театр" комедиясен сәхнәгә кую.Видеоязмасын карау.Рольләрне бүлешү.Сәхнә бизәлеше өчен декорацияләр,костюмнар әзерләү.Репитицияләр үткәрү. "Беренче театр" комедиясен 5-11нче сыйныф укучылары алдында күрсәтү.

Театр белән хезмәттәшлек итүче драматурглар: Туфан Миңнуллин, Аманулла, Зөлфәт Хәким иҗатлары турында фикер алышу.

"Син театр турында нәрсәләр беләсең?" темасына викторина уздыру.

Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларына багышлап презентацияләр төзү.

Курчак театры, Яшь тамашачылар театры, В.И. Качалов исемендәге Зур рус драма театрларына багышлап презентацияләр төзү.Әлеге театрларның бүгенге артистлары,репертуары һәм тарихы.

1-5 сыйныф укучылары өчен "Сак булыгыз, светофор!" бәйрәм - тамашасы әзерләү."Сак булыгыз, светофор!" бәйрәм тамашасын сәхнәдән күрсәтү.

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры турында мәгълүмат бирү."Гомерем минем моңлы бер җыр иде"дигән темага әдәби-музыкаль кичә әзерләү.

"Син Җәлилне беләсеңме?" темасына викторина оештыру, Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле уку конкурсын уздыру. 23 февраль - Ватан сакчылары көнен билгеләп үтү, шигырьләр сугышчан җырлар, рәсемнәр конкурсы оештыру.

Габдулла Тукайның театрны үстерүгә керткән өлеше турында мәгълүмат бирү.Казан Татар Яшьләр театры тарафыннан куелган "Кисекбаш" спектаклен карау (видеоязмада) һәм фикер алышу. Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү.

Бөек Ватан сугышы елларында татар театрларының эшчәнлеге турында белешмә. "Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел" Җиңү көнен билгеләп үтү, әдәби-музыкаль кичә уздыру.

"Сәхнә" драма түгәрәгенең эш планы

Темасы, эш төренең эчтәлеге

Сәгать саны

Татар дөньясында беренче театр оешу,беренче"карлыгачлары" турында өйрәнү, фикер алышу

1 сәг.

Татарстанда Дәүләт театры турында кереш әңгәмә

1 сәг.

Габдулла Кариев һәм "Сәйяр" труппасы эшчәнлеге

1 сәг.

Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин һәм татар театры

1 сәг.

Галиәсгар Камал һәм аның "Беренче театр" комедиясе

1 сәг.

"Беренче театр" комедиясен сәхнәләштерүгә әзерлек

1 сәг.


"Беренче театр" комедиясе өчен костюмнар һәм сәхнә бизәлеше өчен декорация әзерләү

1 сәг.

"Беренче театр" комедиясен 5-11нче сыйныф укучылары алдында күрсәтү

1 сәг.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры турында белем туплау

1 сәг.

Галиәсгар Камал театрында эшләүче күренекле сәхнә осталары, режиссеры һәм композиторлар турында белемнәре баету

1 сәг.

Театр белән хезмәттәшлек итүче драматурглар: Туфан Миңнуллин, Аманулла, Зөлфәт Хәким иҗатлары турында фикер алышу

1 сәг.

"Син театр турында нәрсәләр беләсең?" темасына викторина уздыру

1 сәг.

Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларына багышлап презентацияләр төзү

1 сәг.

Курчак театры, Яшьләр театры, Качалов исемендәге Зур рус драма театрларына багышлап презентацияләр төзү

1 сәг.

1-5 сыйныф укучылары өчен "Сак булыгыз, светофор!" бәйрәм - тамашасы әзерләү

1 сәг.

1-5 сыйныф укучылары өчен "Сак булыгыз, светофор!" бәйрәм - тамашасы әзерләү

1 сәг.

"Сак булыгыз, светофор!" бәйрәм тамашасын сәхнәдән күрсәтү

1 сәг.

Резерв. Мәктәптә татарча яңа ел кичәсен уздыру

1 сәг.

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры турында мәгълүмат бирү

1 сәг.

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде" әдәби-музыкаль кичә әзерләү

1 сәг.

"Син Җәлилне беләсеңме?" темасына викторина оештыру, Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле уку конкурсын уздыру

1 сәг.

23 февраль - Ватан сакчылары көнен билгеләп үтү, шигырьләр сугышчан җырлар, рәсемнәр конкурсы оештыру.

1 сәг.

"Театр яктылыкка, нурга илтә" темасына конкурс уздыру

1сәг.

Габдулла Тукайның театрны үстерүгә керткән өлеше турында мәгълүмат бирү

1 сәг.

Казан Татар Яшьләр театры тарафыннан куелган "Кисекбаш" спектаклен карау (видеоязмада) һәм фикер алышу

1 сәг.

Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү

1 сәг.

Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү

1 сәг.

Бөек Ватан сугышы елларында татар театрларының эшчәнлеге турында белемнәрне баету өстендә эшләү

1 сәг.

"Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел" баш астында Җиңү көнен билгеләп үтү, әдәби-музыкаль кичә уздыру

1 сәг.

"Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел" баш астында Җиңү көнен билгеләп үтү, әдәби-музыкаль кичә уздыру

1 сәг.

11 сыйныф укучыларын "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә чакыру, әлеге сыйныф укучыларының мәктәп елларындагы шуклыклары турында тамаша күрсәтү

1 сәг.



"Театраль вернисаж"га әзерлек1 сәг.

"Театраль вернисаж"



Казанга Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрына экскурсия оештыру

бер көн

Түгәрәкнең эш планына бәйле өстәмәләр:

  1. Түгәрәк җитәкчеләре спектакльләр карау графигын репертуар нигезендә үзгәртә алалар.

  2. Милли компонент буларак төрле шагыйрь һәм язучылар белән очрашу кичәләре оештырырга, аларның төрле мәдәният йортларында узган кичәләрендә катнашырга мөмкин.

  3. Шәһәркүләм һәм республика буенча оештырылган конкурсларда катнашу да түгәрәкнең бурычы.

  4. Төрле төбәкләрдән гастрольләргә килгән театрларның спектакльләрен карау, артистлар белән очрашулар оештыру да әһәмиятле.

Әлеге өстәмәләр түгәрәкнең эш планы график нигезендә өстәлеп бара, план тулыландыра. Югарыда тәкъдим ителгән эш планы атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде.



Түгәрәк эшен планлаштыруда ярдәм итүче

әдәбият исемлеге

  1. Вагыйзов С.Г., Вәлитова Р.Г. Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы - Казан: Мәгариф,2001.

  2. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика - Казан; Татарстан китап нәшрияты, 1980 ел.

  3. Зиннурова Ф.М. Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү - Казан: Мәгариф, 2005.

  4. Низамов А.М. Милли мәктәп.

  5. Тәрбия нигезләре - Казан: Мәгариф,2005.

  6. Хуҗиахметова Ә.Н. Тәрбия мәңгелек "фәлсәфә" - Казан: Мәгариф, 2001.

  7. Шәймарданов Р.Х., Сибгатуллин Р.Г. Татар милли педагогикасы -Казан: "Матбугат йорты" нәшрияты, 2000.

  8. "Мәгариф", "Сөембикә", "Ялкын" журналлары

  9. "Мәктәп сәхнәсе" сериясеннән китаплар.







Укучылар өчен әдәбият

1."Мәктәп сәхнәсе" сериясеннән китаплар.

2.Татар әдәбиятыннан хрестоматияләр, 5-9 сыйныф, Казан, "Хәтер"нәшрияты,1999.

3.Әдәплелек дәресләре (хрестоматия). Фәнни редакторы профессор Р.А.Низамов. Казан: Мәгариф, 2000.

4.Могҗизалы мәктәп сәхнәсе.Казан:Мәгариф,2003.

5."Мәктәп китапханәсе" сериясе томлыклары.

6."Энҗе чәчтем" сериясеннән фольклор җыентыклары.

7.Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия.Төзүче- авторлары Л.И.Минһаҗева,И.И.Мияссарова,Казан-"Хәтер" нәшрияты,2004

8.Татар халык әкиятләре.

9.Табышмаклар.

10.Мәкальләр.















Эчтәлек



  1. Аңлатма язуы ------------------------------------ 3-4 бит

  2. Драма түгәрәгенең эш планы -------------- 5-8 бит

  3. Түгәрәкнең эш планына бәйле өстәмәләр- 9 бит

  4. Әдәбият исемлеге ---------------------------------- 10 бит

  5. Кушымта -----------------------------------------11-13 бит







11


© 2010-2022