Разработка урока на тему Алмашлык

Раздел Дополнительное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

6 класста татар теле дәресе.

Тема: Алмашлык һәм аның төркемчәләре.

Дәреснең формасы: А.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төркемнәрдә эш.

Дәреснең тибы: уку материалын модельләштерү.

Дәреснең максаты: 1) алмашлыкны төшенчәсе турындагы белемнәрне искә төшерү һәм аның төркемчәләре турында башлангыч белем бирү;

2) алмашлыкларны текста таба белү күнекмәләрен булдыру өстендә эшләү;

3) эзлекле фикер йөртә белү сәләтләрен үстерү.

Дәрес планы

1. Оештыру.

2. Белемне актуальләштерү.

3. Уку мәсьләсен кую.

4. Уку мәсьәләсен чишү.

- Бирем 1;

- Бирем 2;

- Бирем 3;

- Физкультминутка;

- Бирем 4;

- Бирем 5.

5. Рефлексия.

6. Өй эше.

Дәрес барышы.

1. Оештыру.

- Исәнмесез, балалар!

- Кәефләрегез ничек? Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәрестә төркемнәрдә эшләрбез.

2. Белемне актуальләштерү.

- Укучылар, телебездә ничә сүз төркеме бар?

- Без аларны нинди төркемнәргә бүлдек? (Слайд 1)

- Ә нинди сүз төркемнәрен өйрәндек?

(Үзбәя)

3. Уку мәсьәләсен кую. (Слайд 2)

- Экрандагы шигырь юлларын эчтән укыгыз.1 нче трөркемгә 1нче шигырь юллары, ә 2 нче төркемгә - 2 нчесе. (Аннан һәр төркемнән бер укучы кычкырып укый)

Бас, кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам.

Синең баскан эзләреңә

Мин дә китереп басам.

(Халык аывз иҗаты)

- Бу шигырь юлларын кайда ишеткәнегез бар?

Кунакчыл ул безнең халык.

Аның йоты - кунак йорты.

Син килсәң дә, мин килсәм дә,

Кунак итмәс ярты-йорты.

( Р.Миңнуллин "Кунакчыллык")

- Нинди милләт халкы турында әйтелә?

Бирем. Текста безгә таныш булган сүз төркемнәрен билгеләгез (төркемнәрдә эш).

- Текстта кайсы сүзләрне сүз төркеме буенча билгели алмадык?(Слайд 3)

- Аларны кайсы сүз төркеменә кертербез? (Слайд 4)

- Укучылар, шулай итеп, без бүген дәрестә нинди сүз төркемен өйрәнә башларбыз? (алмашлык) Теманы тактага язу.

- Димәк, бүгенге дәрестә без алдыбызга нинди максат куеп эшләрбез?

(Алмашлык нәрсәне белдерә, аның сораулары, төркемчәләре, алмашлыкларны таба белергә өйрәнербез)

(Үзбәя)

4. Уку мәсьләсен чишү.

- Алмашлык сүзе нинди сүздән барлыкка килде икән соң? (Алмаштыру)

- Димәк, алмашлык җөмләдә алмаштыру ролен үти икән. Ә нинди сүз төркемнәрен алмаштыра ала соң? Моны белү өчен карточкалар белән эшләп алырбыз.

Бирем 1. Алмашлыкларның нинди сүз төркемнәрен алмаштырып килүләрен карточкада язылган җөмләләр ярдәмендә ачыклагыз (төркемнәрдә эш).

Карточкалар. (Слайд 5)

1) Яз, яз! Кешеләр аны зарыгып көтә.

2) Алсу - тырыш укучы. Аның шундый булуы һәркемгә үрнәк.

3) Бер тиен, ике тиен, өч тиен - барысы ничә тиен?

4) Без яңача белем алабыз. Шулай укуны заман сорый.

(Биремне тикшерү) (Слайд 6)

- Шулай итеп, алмашлык исемне, сыйфатны, санны, рәвешне алмаштыра.

(Слайдта модель чыга 7)

(Үзбәя)

Бирем 2. Әйдәгез, "нинди сүз төркеме алмашлык дип атала?" дигән сорауга җавап биреп карыйк. (төркемнәрдә эш)

- Дөреслеген дәреслектәге кагыйдә белән тикшереп карыйк. (192 нче бит).

- Төркемнәрдә командирларга сөйләгез. (төркемнән бер кеше җавап бирә)

(Үзбәя)

- Төрле мәгънәдәге алмашлыклар бар. Аларны бер системага салырга кирәк. Моның өчен нишләрбез? (Төркемнәргә яки төркемчәләргә бүлербез).

- Дәреслектән карап, алмашлыкларның төркемчәләргә бүленешен билгелибез. (196 нчы бит)

Бирем 3. 2 кагыйдәне берләштереп, модель ярдәмендә алмашлык турында сөйләгез.

(Слайд 8)

(Эчтән сөйләү, командирга сөйләү, 1 укучы сөйли)

(Үзбәя)

- Модельне кагыйдә дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз.

Физкультминутка. (Слайд 9, 10)

Бирем 4. Җөмләләрдән алмашлыкларны табыгыз һәм аларның төркемчәләрен билгеләгез.

1) Алмачуар тиз арада сабан туе буласын белә, анда үзенең чабасын да сизә һәм шуңа бик нык әзерләнә.

2) Курайчыны берничә мәртәбәләр күрсәм дә, мин аның кайсы авылдан, кем икәнен белә алмадым.

3) Бу Әйдүк аның өчен ниндидер онытылмаган, ләкин кайчандыр бик якын булган бер кешесе кебек кенә тоелды.

(Слайд 11)

- Биремнең дөреслеген тикшерәбез. (Слайд 12, 13)

(Үзбәя)

Бирем 5.

Алмашлыклар кулланып, җөмләне дәвам итегез, бирелгән җөмләгә бәйләнешле берничә җөмлә уйлап языгыз.

Камил контроль эштән "2"ле алды, чөнки...

(Үзбәя)

5. Рефлексия.

-Укучылар, тема буенча дәрескә нинди мәсьәлә һәм нинди максатлар куйган идек?

- Аларны ничек чиштек?

- Үзбәягә куелган билгеләрне карап, үзегезгә дәрес өчен билге куегыз.

6. Өй эше:

1) модель буенча алмашлык турында сөйләргә өйрәнергә, алмашлык төркемчәләре бүленешен кагыйдәләр дәфтәренә күчереп язарга (196 нчы бит);

2) алмашлыклар кергән 5 мәкаль яки әйтем язып килергә;

3) "Минем иң истәлекле көнем" темасына сочинение язып килергә.

Алмашлыкларның нинди сүз төркемнәрен алмаштырып килүләрен карточкада язылган җөмләләр ярдәмендә ачыклагыз (төркемнәрдә эш).

*9-Алмашлыкларның нинди сүз төркемнәрен алмаштырып килүләрен карточкада язылган җөмләләр ярдәмендә ачыклагыз (төркемнәрдә эш).

© 2010-2022