- Преподавателю
- Биология
- Конспект урока по биологии на тему Моногибрид кушылдыру (9 класс)
Конспект урока по биологии на тему Моногибрид кушылдыру (9 класс)
Раздел | Биология |
Класс | 9 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Cалахиева Р.И. |
Дата | 09.02.2016 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Максат: укучыларның генетика фәненә кызыксынучанлыгын арттыру.
Бурычлар:
-
Белем бирү: укучыларны Г.Мендельнең тәҗрибәләре белән таныштыру, моногибрид кушылдыру, Г.Мендельнең беренче һәм икенче законнары турында белемнәр формалаштыру, генетик символика белән эшләү күнекмәләрен будыру.
-
Үстерешле: укучыларда иң әһәмиятлесен сайлап алу, чагыштыру, каршы кую күнекмәләрен үстерү.
-
Тәрбияви: укучыларда генетик белемнәр алуга кызыксынучанлык тәрбияләү.
Җиһазлар: компьютер, проектор, экран, карточкалар, Мэнэдж Мэт
Дәрес тибы: катнаш дәрес.
Методлар: аңлатмалы-этәрүчән, өлешчә эзләнүчән.
Дәрес барышы
-
Оештыру өлеше
Хәерле көн! Борынгы заманда ук кешеләр яшь буынның билгеләре ата-ана билгеләренә охшашлыгына игътибар иткән. Ләкин кайбер билгеләрнең буыннан буынга күчүе сер булып кала биргән.
Без бүгенге дәрестә сезнең белән генетиканы өйрәнүне дәвам итәбез. Моногибрид кушылдырганда билгеләрнең нәселдән нәселгә күчүендәге закончалыкларны, генетик символиканы, Мендельнең беренче һәм икенче законнарын өйрәнербез (слайд 2).
-
Белемнәрне актуальләштерү
-
Терминнар өстендә эш.
Гомологик хромосомалар, аллель геннар, гомозигота организм, гетерозигота организм (слайд 3).
-
Яңа материал өйрәнү
1.Эй ар гайд(слайд 4)
-
Алдан
Фикерләр
Ахырдан
1.Берничә пар билге белән аерылып торган затларны кушылдыру моногибрид кушылдыру дип атала.
2. Доминант билге - башка билгенең үсешен тоткарлаучы билге.
3.Мендель тәҗрибәләрендә борчак үсемлегенең 7 билгесен өйрәнә.
"Алдан" графасында эш. Видео караганнан соң "Ахырдан графасында эш. Җаваплар чагыштырыла, үзгәргән фикерләргә укучылар аңлатма бирә.
-
Проблемалы сорау: Яшь пар зәңгәр күзле бала турында хыяллана. Ир белән хатын икесе дә кара күзле. Бу мөмкинме? (слайд 5)
3.Г.Мендель турында информация (слайд 6)
- Иоганн Мендель 1822 нче елда Австрия империясендә (хәзерге Чехия территориясендәге) зур булмаган авылда ярлы крестьян гаиләсендә туа. Ул мәктәптә "бик яхшы" билгеләренә генә укый. Гимназияне тәмамлаганнан соң 2 еллык философия курсларын үтә.
1843 елда Мендель Брно шәһәрендәге августиннар монастырена керә, үзенә Грегор дигән исем ала. Аннан соң 2 ел Вена шәһәрендә университетта укый, анда тарих һәм математика фәннәрен өйрәнә.
1853 нче елда яңадан монастырьга кайта. Венада вакытта үсемлекләрне гибридлаштыру процессы белән кызыксына башлый.
1856 нчы елда монастырь бакчасында борчак үсемлекләре белән тәҗрибәләрен башлый. 8 ел дәвамында 10000 ләп үсемлекне тикшерә. 1865 елда Мендель законнарын "Опыты над растительными организмами" ("Үсемлек гибридларында тәҗрибәләр") дигән хезмәтендә бастырып чыгара.
Башка галимнәр аның хезмәтен танымый. 1900 елда гына өч галим - Голландиядә Г. Де Фриз, Германиядә К.Корренс, Австриядә Э.Чермак бер-берсенә бәйсез рәвештә төрле объектларда Мендель законнарын яңадан башка объектларда ача.
34 сорт борчак үсемлегенең Мендель 22 сортын һәм нык аерылып торган ике формасы булган 7 билгесен сайлап ала (слайд 7-8).
-
Сабак озынлыгы (кыска, озын)
-
Орлык төсе (сары, яшел)
-
Орлыкның өслеге (шома, җыерчыклы)
-
Җимеш төсе (сары, яшел)
-
Җимеш формасы (гади һәм буынтыклы кузак)
-
Чәчәкләрнең төсе (кызыл, ак)
-
Чәчәкләрнең урнашуы (очта, куентыкта).
2.Генетик символика
Иң элек, хәзерге вакытка кадәр сакланып калган, Мендель билгеләгән генетик символика белән танышыйк (слайд 9).
Р - ата-ана
F - гибрид буын
F1 -беренче буын гибрид
F2 - икенче буын гибрид
G - гаметалар
А, В - доминант геннар
а, b - рецессив геннар
x - кушылдыру
♀- ана зат
♂- ата зат
АА - доминант ген буенча гомозигота
аа - рецессив ген буенча гомозигота
Аа - гетерозигота
3.Мендельнең беренче законы
-Әйдәгез, Мендельнең тәҗрибәләренә күчик.
Ул сары һәм яшел орлыклы борчак үсемлекләрен үзара кушылдыра. Беренче буын гибридлары нинди була? (сары) (слайд 10)
-Кушылдыру схемасын төзик.
Р ♀ АА x ♂ аа
сары яшел
G А а
F1 Аа
сары
Җавап: Фенотип һәм генотип буенча 100% сары орлыклар
Бер пар билге белән аерылып торган затларны кушылдыру моногибрид кушылдыру дип атала.
Бу тәҗрибәдән Мендельнең беренче законы (доминирлау законы) чыга: "Төрле саф линияләргә караган, бер пар альтернатив билгесе белән аерылып торган гомозиготалы ике организмны кушылдырганда беренче буын гибридлары барысы да бертөрле була һәм ата яки ана билгесен чагылдыра".
4. Конэрс структурасы өчен карточкалар таратыла (слайд 11).
-
Шома (ВВ) һәм җыерчыклы (вв) орлыклы борчак үсемлекләрен кушылдыру нәтиҗәсендә барлыкка килер:
-
шома орлыклар
-
җыерчыклы орлыклар.
-
Җыерчыклы (вв) орлыклы үсемлекләрне үзеннән серкәләндергәндә барлыкка килер:
-
шома орлыклар
-
җыерчыклы орлыклар.
Мәсьәләне чишеп, укучылар "Шома орлыклар" яки "Җыерчыклы орлыклар" почмагын сайлый, башка төркемдәге иптәше белән парлаша һәм бер-берсенә ни өчен бу почмакны сайлавын аңлаталар.
5.Тулы булмаган доминирлау (слайд 12)
Кызыл һәм ак чәчәкле төн гөле үсемлекләрен кушылдырганда беренче буында 100% ал чәчәкле үсемлекләр барлыкка килә. Моны ничек аңлатып була? Слайд 8
Кушылдыру схемасын төзү. Р ♀ АА x ♂ аа
кызыл ак
G А а
F1 Аа
ал
6. Мендельнең икенче законы (слайд 13)
Тәҗрибәсен дәвам итеп, Мендель беренче буын гибридларын үзеннән серкәләндерә.
Р Аа х Аа
сары сары
G А, а А, а
F2 АА Аа Аа аа
сары сары сары яшел
Генотип буенча -1 :2 :1, фенотип буенча -3:1
Гетерозигота затларны кушылдырганда яңа буынның бер өлеше доминант билгеләрне, бер өлеше рецессив билгеләрне йөртә. Бу күренеш таркалу дип атала. Димәк, таркалу - доминант һәм рецессив билгеләрнең яшь буын арасында билгеле бер санлы чагыштырмада бүленүе.
Мендельнең икенче законы (таркалу законы): "Беренче буынның гетерозиготалы ике затын кушылдырганда икенче буын гибридларында билгеле бер санлы чагыштырмада таркалу күзәтелә: фенотип буенча 3:1, генотип буенча 1:2:1 (слайд 10).
Тулы булмаган доминирлау очрагында F2 дә генотип буенча да, фенотип буенча да таркалу тәңгәл килә - 1:2:1 (слайд 14).
7. Гаметалар сафлыгы законы (слайд 15)
Мендель законнарын ачканда ген, хромосома, митоз, мейоз турында әле бернәрсә дә билгеле булмый. Галим һәр билгене "нәселдәнлек факторы" пары (доминант һәм рецессив фактор) билгели дип саный. Гибридлар хасил булганда нәселдәнлек факторлары кушылмый, ә үзгәрешсез кала дип саный.
Генетик яктан караганда гаметалар саф дип аңлата Мендель.
Гаметалар сафлыгы законы: "Җенес күзәнәкләре хасил булганда гаметаларга аллель парның бер генә гены эләгә".
-
Белемнәрне ныгыту
1.Проблемалы сорауга кире кайтабыз. Җавап: Ир белән хатын кара күзлелек буенча гетерозигота булса, зәңгәр күзле балалар туарга мөмкин (слайд 16).
Р Аа х Аа
кара кара
G А, а А, а
F1 АА Аа Аа аа
кара кара кара зәңгәр
2.Джот тотс.
1 минут вакыт эчендә моногибрид кушылдыру белән бәйле сүзләрне язабыз.
-
Сорт кардс.
3 нче номерлы укучылар сүзләрне категорияләргә бүлә һәм исем бирә. Соңыннан бу укучылар нәрсәгә нигезләнеп төркемнәргә бүлүе турында аңлатма бирә.
-
Моногибрид кушылдыруга мәсьәләләр чишү (слайд 17)
Кроликларның кара төсе ак төстән доминирлый. Ак ата куянны кара ана куян белән кушылдырганда 5 кара һәм 3 ак куян баласы туа. Ни өчен беренче буында ук таркалу килеп чыга? Ата-ананың, куян балаларының генотибы нинди?
V.Рефлексия (слайд 18)
Дәрестә нинди авырлыклар белән очраштыгыз?
Сезнең өчен нәрсә бик җиңел булды?
Нәрсәгә өйрәндегез? Сезне күбрәк нәрсә кызыксындырды?
VI.Өй эше (слайд 19)
1.§37, 176-180 бит, өйрәнергә.
2. Мәсьәлә чишәргә
Индивидуаль биремнәр:
а) Сипкелләр булу - доминант билге. Сипкелле сөйкемле кыз сипкелсез егеткә кияүгә чыга. Егетнең әтисе сипкелсез, ә әнисе сипкелле. Бу никахтан нинди балалар туарга мөмкин?
б) Кроликларда тырпайган йонлылык гены шома йонлылык геныннан доминирлый. Гомозигота тырпайган йонлы ана куянны шома йонлы ата куян белән кушылдырганнар. Билгеләгез: а) ана куянда ничә сорт гамета барлыкка килә? б) F1 дә фенотип һәм генотипны билгеләгез; в) F1 дә шома йонлы кроликларның барлыкка килү ихтималы нинди?
VII. Йомгаклау