Биологическая викторина для учащихся 5-8 классов

Раздел Биология
Класс 8 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Биологическая викторина для учащихся 5-8 классовБиологик викторина.

  1. Җир йөзендәге иң биек агач. (Эвкалипт)

  2. Кайсы газ киләчәкнең экологик яктан чиста ягулыгы булып тора? (Водород)

  3. Кыяклыларның чәчәк төркеме. (Башак)

  4. Җир шарындагы иң борынгы тереклек ияләре. (Бактерияләр)

  5. Сулыкларның төбендә яшәүче организмнар җыелмасы. (Бентос)

  6. Иң тирән чумучы кош. (Пингвин)

  7. Иң эре кош. (Тәвә кошы)

  8. Тамырлары иң тирәнгә киткән үсемлек. (Саксаул)

  9. Чәчәк атучы иң кечкенә үсемлек. (Ряска)

  10. Кошлар арасында иң эре ерткыч. (Кондор)

  11. Кислородсыз яшәргә сәләтле организмнар. (Анаэроб)

  12. Кайсы кошлар үзләре очсалар да җиргә дә, агачларга да кунмыйлар? (Яр карлыгачлары-керәшәләр)

  13. Аксымнар синтезлаучы күзәнәк органоидлары. (Рибосомалар)

  14. Кайсы кошлар очмыйлар? (Пингвиннар, тәвә кошлары)

  15. Үсемлекләр турындагы фән. (Ботаника)

  16. Безнең кошлар ерак илләрдә оя коралармы? (Юк)

  17. Музыка уен кораллары ясау өчен кайсы агач иң уңышлы санала? (Чыршы)

  18. Тарихи үсеш, өзлексез һәм кайтма булмаган процесс. (Эволюция)

  19. Безнең якларга иң беренче булып очып килүче кошлар? (Кара карга, сыерчыклар)

  20. Шырпыны кайсы агачтан ясыйлар? (Усак)

  21. Биологиянең яралгы үсеше периодын өйрәнүче бүлеге. (Эмбриология)

  22. Кайсы кошлар иң соңынтын очып киләләр һәм көньякка иң беренчеләрдән булып очып китәләр? (Карлыгачлар)

  23. Кайсы агач иң соңыннан чәчәк ата? (Юкә)

  24. Үрмәләүче һәм уралучы үсемлек. (Лиана)

  25. Кыр тавыклары кайда төнне уздыра? (Кар астында)

  26. Күзәнәкне өйрәнүче фән. (Цитология)

  27. Нәселдәнлек информациясен йөртүче. (Ген)

  28. Беркүзле кысласыман организм. (Циклоп)

  29. Иң эре артерия. (Аорта)

  30. Хайваннарны өйрәнүче фән. (Зоология)

  31. Иң нәзек кан тамыры. (Капилляр)

  32. Кайсы кош койрыгы белән җырлый? (Чуллык-бекас)

  33. Кешенең хромосомалар саны. (46)

  34. Фотосинтез процессында катнашучы үсемлек күзәнәкләрендәге пигмент. (Хлорофилл)

  35. Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турындагы фән. (Гигиена)

  36. Нерв системасы күзәнәге. (Нейрон)

  37. Аксон - нерв күзәнәгенең озын үсентесеме, әллә кыскамы? (Озын)

  38. Баш миенең чигә өлешендә кайсы зона урнаша: күрү зонасымы, әллә ишетү зонасымы? (Ишетү)

  39. Сөякләрнең хәрәкәтчел тоташуы ничек атала? (Буын)

  40. Бушка тавыш чыгаручы җайланма. (Авыз)

  41. Австралиядә 1елга 4-6кг йон алынучы, шулай ук ит тә бирүче йорт хайваннары. (Сарыклар)

  42. Табигатьтә иң нәзек җеп. (Пәрәвез)

  43. Чикерткәнең колагы кайда урнаша? (Аягында)

  44. Каты хәлдәге су. (Боз)

  45. Иң баллы бөҗәк. (Тлә)

  46. Иң җитез имезүче. (Гепард)

  47. Иң биек хайван. (Жираф)

  48. Кемнең канат колачы иң киң? (Альбатрос, 3,7м)

  49. Кайсы кош алга таба койрыгы белән оча ала? (Колибри)

  50. Кешенең төп сулыш органы. (Үпкәләр)

  51. Кайсы кош иң биектән оча? (Бөркет, 6-7км)

  52. Кайсы хайванның күзләре бер-берсенә бәйсез рәвештә төрле якка карый? (Хамелеон)

  53. Кайсы кошның теле иң озын? (Тукран, 15см)

  54. Кайсы хайваннар ачык күз белән йоклый? (Балыклар, еланнар)

  55. Куркыныч диңгез ерткычы. (Акула)

  56. Кайсы кошларның канатлары каурый белән түгел, тәңкәләр белән капланган? (Пингвиннар)

  57. Кешенең түбәнге очлыклары. (Аяклар)

  58. Эре ерткыч, тәңкәләрсез төче су балыгы. (Җәен балык-сом)

  59. Күлләр, буаларда үрчетелүче промысель балыгы. (Карп)

  60. "Шыксыз үрдәк баласы" ("гадкий утёнок") әкиятен кем язган? (Г.Х. Андерсен)

  61. Балыкларның сулау органы. (Саңаклар)

  62. Бактерияләр прокариотмы, әллә эукариотмы? (Прокариот)

  63. Бәрәңге үсемлегенең кайсы өлешен без азык өчен кулланабыз? (Бүлбе)

  64. Кайсы агач утыны җылыны күбрәк бирә? (Имән)

  65. Аксымнар ясалу процессы. (Биосинтез)

  66. Умыртка баганасы ничә умыртка сөягеннән тора? (33-34)

  67. Кыслалар кайда кышлый? (Күлләр, буалар яр буйларындагы өннәрендә)

  68. Аталанмаган күкәй күзәнәк. (Зигота)

  69. Баш миенең кайсы өлеше гәүдә тигезлеге өчен җавап бирә? (Кечкенә ми)

  70. Бик матур кыяфәтле, ямьсез тавышлы кош. (Тавис)

  71. Кипкән хәлдә бу җимешне өрек һәм күрәгә дип атыйлар. (Абрикос)

  72. Организмнарның югалткан һәм зыян килгән орган һәм тукымаларын яңарту күренеше. (Регенерация)

  73. Организмнарның инфекцияләр һәм чит тәнчекләргә каршы тора алу сәләте. (Иммунитет)

  74. Эчке секреция бизләре бүлеп чыгаручы биологик актив матдәләр ничек атала? (Гормоннар)

  75. 1826нчы елда Филадельфия урамнарын чүп-чардан чистарткан йорт хайваны. (Дуңгыз)

  76. Һава чисталыгын күрсәтүче биоиндикатор организмнар. (Лишайниклар)

  77. Автоном нерв системасының симпатик бүлеге кан басымына ничек тәэсир итә? (Арттыра)

  78. Кайсы кан группасы иң аз очрый? (IV төркем)

  79. Кайсы галимгә аның ачышы төшкә керә? (Ф. Кекуле, Д.И. Менделеев)

  80. Иң кечкенә кош. (Колибри, 2-4г)

  81. П.И. Чайковский кайсы үсемлекне "чәчәкләр патшасы" дип атаган? (Ландыш-энҗе чәчәк)

  82. Тюльпаннарның туган җире. (Иран)

  83. Тюльпаннарның үзгәргән җир асты бәбәге. (Суганча)

  84. Тюльпанның җимеше. (Тартмачык)

  85. Хуш исле чәчәкләрнең исе көчәю нәрсә турында сөйли? (Тиздән яңгыр ява)

  86. Чәчәкләр төшерелгән картина жанры. (Натюрморт)

  87. "Өй турындагы фән", биологиянең бер тармагы. (Экология)

  88. Европада саклануга алынган беренче чәчәк. (Эдельвейс)

  89. Бөҗәкләр белән тукланучы үсемлек. (Чык үләне)

  90. Җир шары халкының 60% азык итеп куллана торган үсемлек. (Дөге)

  91. "Геркулес"ны нинди бөртекле культурадан ясыйлар? (Солы)

  92. Аксымга бай үсемлекләр семьялыгы. (Кузаклылар)

  93. Канаданың эмблемасы. (Өрәңге яфрагы)

  94. Кайсы кошлар вак әйберләрне урларга хирыс? (Саескан, карга, чәүкә)

  95. Кош һәм җиләк-җимеш исеме. (Киви)



© 2010-2022