Методическая разработка Табигать-тиңсез хәзинә

Раздел Биология
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Табигать - ул тиңсез хәзинә.

1 нче укучы:

Табигать ул-тиңсез хәзинә

Шаулы урман, челтер чишмә дә.

Яшел болын да ул, зәңгәр күл дә

Сакла аны аңа тимә дә!

Табигать ул-тиңсез хәзинә,

Авылның ул хәтфә урамы.

Йомшак җилнең биттән иркәләве,

Алтын көзнең яфрак бураны.

Табигать ул-тиңсез хәзинә

Очкан күбәләк тә сайрар кош та

Кырмыска ул, шөпшә, ярканат та

Тимә аларга, син, һәрвакыт сакла.

2 нче укучы: Туган-үскән илебезнең табигате бик матур. Безнең Татарстаныбыз буйлап Идел, Агыйдел, Нократ, Чулман елгалары ага. Ул яшел болыннарга, балыклы күлләргә, тәмле сулы салкын чишмәләргә бай.

3 нче укучы:

Урманнар-республикабызның зур байлыгы. Урманнарда төз наратлар, чыршылар, каеннар, имәннәр һәм башка агачлар үсәләр.

Урман кешегә җиләк- җимеш, төзү материаллары, печән, утын, саф һава бирә. Урманнарда төрле җәнлекләр яшиләр.: куян, тиен, бүре, поши, бурсык, аю, төлке. Урманга килеп керсәң, төрле-төрле кошлар: сандугачлар, сыерчыклар, урман тургайлары һәм башка кошлар сайрыйлар. Ара -тирә урман табибы - тукран тавышы ишетелә.

4 нче укучы:

Чиста һава - табигатьнең иң зур байлыгы. Кызганычка каршы, завод һәм фабрикалар һаваны пычраталар, чөнки аларның торбаларыннан һавага зарарлы матдәләр, корым, махсус фильтрлар куярга кирәк.

5 нче укучы:

Чиста су - зур байлык. Судан башка тереклек юк. Су кешеләргә дә, үсемлекләргә дә, кошларга да, хайваннарга да кирәк. Ләкин завод - фабрика торбаларыннан елгаларга, суларга пычрак су ага. Табигатькә зур зыян килә. Судагы үсемлекләр, балыклар,тереклек ияләре үләләр.

6 нчы укучы:

Урманнар - безнең байлыгыбыз. Аларны һәм анда яшәүче тереклекне саклау өчен, милли парклар һәм табигый тыюлыклар оеша.

7 нче укучы:

Дөньяда иң беренче милли парк Америкада 1892 елда барлыкка килә. Милли паркларда кешеләр ял итәләр, ә табигый тыюлыкларга керү тыела. Хәзерге вакытта Рәсәйдә 35 милли парк, 100 табигый тыюлык бар, ә Татарстанда бер милли парк һәм бер табигый тыюлык урнашкан. Татарстанда "Түбән Кама" милли паркы 1991 нче елда оеша. Ул Алабуга һәм Тукай районы территорияләрендә урнашкан.

"Идел - Чулман" тыюлыгы 1960 нчы елда оеша. Ул Яшел Үзән һәм Лаеш районы территорияләрендә урнашкан.

8 нче укучы:

Сирәк очрый торган кошлар, хайваннар, җәнлекләр, кошлар, балыклар, гөмбә төрләре Кызыл китапка кертелгән.

Кызыл китап - рәсми белешмәлек. Бу китапка кертелгән тереклек ияләренә кагылырга ярамый.

9 нчы укучы:

Гомумән, урмандагы агачларны сындырмаска, чәчәкләрне өзмәскә, кошларны үтермәскә, аларның ояларын туздырмаска кирәк. Урманда учак ягарга, чүп -чар яндырырга ярамый. Табигать ул-тиңсез хәзинә. Ә хәзинә сакчыл булуны ярата.

10 нчы укучы:

Кешеләр - сезгә дәшәбез!

И күңелле җәй көнендә -

Табигать кочагында!

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында!

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз.

Суларны пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать - уртак йортыбыз

Аны берүк саклагыз!
















4 нче укучы:

Чиста һава - табигатьнең иң зур байлыгы. Кызганычка каршы, завод һәм фабрикалар һаваны пычраталар, чөнки аларның торбаларыннан һавага зарарлы матдәләр, корым, маүсус фильтрлар куярга кирәк.

5 нче укучы:

Чиста су - зур байлык. Судан башка тереклек юк. Су кешеләргә дә, үсемлекләргә дә, кошларга да, хайваннарга да кирәк. Ләкин завод - фабрика торбаларыннан елгаларга, суларга пычрак су ага. Табигатькә зур зыян килә. Судагы үсемлекләр, балыклар,тереклек ияләре үләләр.

© 2010-2022