- Преподавателю
- Биология
- Татар теленнән БДИга әзерлек
Татар теленнән БДИга әзерлек
Раздел | Биология |
Класс | - |
Тип | Тесты |
Автор | Зиннатова Р.И. |
Дата | 31.10.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Татар теленнән БДИга әзерлек
Текстны укыгыз һәм биремнәрне эшләгез:
1) Шагыйрьлекнең «чишмә башы», әлбәттә, балачакта эчкән чишмә суларына барып тоташа. 2) Табигать баласы булып, дөньяның бар матурлыгын кечкенәдән күреп, тоеп үскәннән киләдер... 3) Авыл баласы, әгәр ул нечкә күңелле, кызыксынучан, тере бала икән, бар табигать җырлап, көйләп, шаулап торганда, моңа җавапсыз кала алмый... 4) Ул дөньяны күзләре белән генә түгел, күңеле белән дә күрергә өйрәнә. 5) Аның күңеленә табигатьнең мең төрле күренеше, сурәте, тавышы, хәтта кыргый исләренә хәтле үтеп керә, саклана. 6) Яңа чапкан печән исләрен, көзге урманда таралган соңгы яфрак исләрен, кышкы эңгергә күмелеп утырган авыл өйләрен, язын беренче булып авылга килгән кошларның дәртле тавышларын, үкереп аккан язгы ташуларны, җәйнең табаннарны кытыклаган җылы туфракларын ул беркайчан да онытмый, оныта алмый, шулардан гомере буе рухланып яши. (Ф. Бәйрәмова)
В1. 2 нче җөмләдән тиңдәш кисәкләрне күчереп алыгыз.
В2. 1 нче җөмләдән кушма сүзне табып, күчереп языгыз.
В3. 6 нчы җөмләдән тамыр сыйфатны табып языгыз.
В4. 1-4 нче җөмләләрдән зат алмашлыкларын табып, җөмләләрнең
санын арта бару тәртибендә күрсәтегез.
В5. 4-6 нчы җөмләдәге сыйфат фигыльләр булган җөмләләрнең
санын күрсәтегез.
В6. 1-4 нче җөмләләрдән капма-каршы кую булган җөмләнең санын
күрсәтегез.
В7. 4-5 нче җөмләләрдән тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең санын
күрсәтегез.
В8. Кереш сүз булган җөмләнең санын күрсәтегез.
С1. Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади сочинение языгыз.
Текст нәрсә турында? Авторның әйтәсе килгән фикере нинди? Сез автор карашы белән килешәсезме? Ни өчен?
Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз.