“Укучыларда милли үзаң тәрбияләү” исемле ата-аналар конференциясе

- Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләребез, килгән кунаклар, укытучылар!Бүген сезне үзебезнең лицеебызда күрүебезгә бик шатбыз. Ел саен ата-аналар конференциясен үткәрү безнең гореф-гадәтебезгә әверелде. Бүгенге конференциянең темасы: “Укучыларда милли үзаң тәрбияләү”. Ул Яшел Үзән муниципаль районының милли-мәдәни үзәгенең һәм “Тукай фонды”ның җитәкчесе Филлипова Клара Мәрдан кызы, Яшел Үзән му ниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлегенең башлыгы Сәлә...
Раздел Биология
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Укучыларда милли үзаң тәрбияләү"

исемле ата-аналар конференциясе ("Туган тел" көе яңгырый)

- Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләребез, килгән кунаклар, укытучылар!

Бүген сезне үзебезнең лицеебызда күрүебезгә бик шатбыз.

Ел саен ата-аналар конференциясен үткәрү безнең гореф-гадәтебезгә әверелде.

Бүгенге конференциянең темасы: "Укучыларда милли үзаң тәрбияләү".

Ул Яшел Үзән муниципаль районының милли-мәдәни үзәгенең һәм "Тукай фонды"ның җитәкчесе Филлипова Клара Мәрдан кызы,

Яшел Үзән му ниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлегенең башлыгы Сәләхова Роза Әбрар кызы,

Яшел Үзән шәһәре баш имам-хатибы Гаптелхәмит хәзрәт,

"Яшел Үзән" газетасы корреспонденты Таразова Әлифель Җәләл кызы

катнашында үтәчәк.

"Бер утыру - үзе бер гомер", дип

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер очрашып, серләр бүлешү -

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

Конференциябезне ачып җибәрәбез. Беренче булып сүз лицей директорына Кибец Валентина Васильевнага бирелә.

.....................................................................................

(Татар биюе. Сәхнәдә 11 нче сыйныф егетләре.)

Бүгенге көнне лицейда 1374 укучы белем ала. Шуларның 366 татар, 986 рус, 22 укучы башка милләтле. 146 укучы катнаш гаиләдә тәрбияләнә.

Аларга 17 татар теле һәм әдәбияты укытучысы белем бирә. Барысы да югары белемле, тәҗрибәле укытучылар.

Барлык милләт балалары да татар телен тырышып өйрәнәләр. Нәтиҗәләр безне сөендерә.

Укучыларның белем дәрәҗәсенең күрсәткечләре

Фән

2011-2012

2012-2013

2013-2014 (1 ярт.)

Татар теле

өлгереш

сыйфат

100

75

100

74

100

74

Татар әдәбияты

өлгереш

сыйфат

100

81

100

82

100

84

Татар төркемнәрендә:

Фән

2011-2012

2012-2013

2013-2014 (1 ярт.)

Татар теле

өлгереш

сыйфат

100

81

100

80

100

79

Татар әдәбияты

өлгереш

сыйфат

100

84

100

85

100

86

Укучыларыбызның белем дәрәҗәсе муниципаль олимпиадаларда ачык күренә.

Фән

2011-2012

2012-2013

2013-2014

Татар теле

7

7

5

Татар әдәбияты

2

3

4

Барлыгы

9

10

9

Игътибар итсәк, быел 9-11 сыйныф укучылары үткән олимпиадаларда 9 призлы урын алып кайттылар. Әле 4нче сыйныф укучылары арасында муниципаль олимпиадалары февраль-март айларында үтәчәк. Быелгы сан әле үзгәрер дип ышанып калабыз.

Ел саен укучыларыбыз республикакүләм һәм муниципаль бәйгеләрдә катнашып киләр.

8 нче А сыйныфы укучысы Хисаметдинова Ралинә Равил Сәйфетдиновка багышланган "Туган як моңнары" исемле әдәби-иҗат бәйгесендә катнашып,

2 урынга лаек булды.

Сәхнәдә Хисаметдинова Ралинә Равил Сәйфетдиновның "Давылдан калган тал" исемле шигырен сөйли.

Эшебезнең төп максаты- укучыларда милли үзаң тәрбияләү.

Алдыбызда түбәндәге бурычлар тора:

  • гаилә белән элемтәне ныгыту;

  • милли гореф-гадәтләрне саклау, милли үзаң формалаштыру;

  • татар халкына хас милли сыйфатларны тәрбияләү.

Эш формалары:

  • әхлак дәресләре;

  • ата-аналар җыелышлары;

  • әдәби-музыкаль кичәләр;

  • тәрбия сәгатьләре;

  • төрле бәйгеләр;

  • сәяхәтләр;

  • театрларга, концертларга бару һәм башкалар.

Милли тәрбия эшенең аерылгысыз бер өлеше булып, "Татар халкының тормышы һәм көнкүреше" исемле этнография музее тора. Ул 1996 нчы елда ачылды. Аның җитәкчесе Биккинина Динә Абдулла кызы.

(Дина Абдулловна чыгышы)

5 нче Л сыйныфы укучысы Газизова Эльмира "Сандугач" җырын башкара

Лицеебызда милли тәрбия алып барыла торган ике сыйныфыбыз бар.

8 нче М һәм 7 нче Л сыйныфлары.

Бу сыйныф укучылары быелгы уку елын Яшел Үзәннең баш имам-хатибы Габтелхәмит хәзрәт вәгазьләре белән башлап җибәрделәр.

Хөрмәтле Габтелхәмит хәзрәт, сезнең ата-аналарга да әйтәсе сүзегез бардыр. Рәхим итегез.

.............................................

Сәхнәдә 6 нчы К сыйныфы укучысы Гарифуллин Марсель Рүзәл Мөхәммәтшинның "...Чөнки мин ышанам..." шигырен сөйли.

Билгеле, укучыларда милли үзаң тәрбияләү, милләтебезгә хас сыйфатлар булдыру өчен сыйныф җитәкчеләренә күп көч түгәргә туры килә.

8 нче М сыйныфы җитәкчесенә Әшрәпова Гөлшат Рәзин кызына сүз бирелә.

.........................................

Мәҗит Гафуриның "Ана теле" шигырен 8 нче М сыйныфы укучысы Әсәдуллин Альберт башкара.

Татар халкының нигез ташы булып, элек-электән аның туган теле була. Телне буыннан-буынга тапшыру процессында "ана" дигән бөек затның роле искиткеч зур. "Ананың баласына биргән иң зур бүләге - аның теле" дип халык юкка гына әйтми.

5 нче В сыйныфы укучысы Алиев Альфред "Туган телем" җырын башкара.

"Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы да үзгәртә алмас"

Ризаэтдин Фәхретдиннең бу сүзләрен 7 нче Л ның сыйныф җитәкчесе Бәдретдинова Динә Сәлим кызы үзенең тәрбия программасына кызыл хәрефләр белән язып куйгандыр, минемчә, чөнки бу сыйныфта белем ягыннан да, тәртип ягыннан да төрле дәрәҗәле укучылар укый. Үзе татар театр студиясенең җитәкчесе буларак, Динә Сәлимовна балалар белән бик авыр, ләкин нәтиҗәле эш алып бара. Ничек эшли икән ул?

Сүз 7 нче Л сыйныфы җитәкчесенә Бәдретдинова Динә Сәлимовнага бирелә.

....................................................

Сәхнәдә 7 нче Л сыйныфы укучылары

Ел саен үткәрелә торган республикакүләм "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә актив катнашабыз.

Халыкны татар телендә сөйләшергә өндәү, кибетләрдә, урамда, транспортта һәм төрле көнкүреш җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, укучыларда татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту, милли үзаң тәрбияләү - бу эшебезнең дә төп максаты булып тора. Рус милләтле укучыларыбыз да бу акциядә бик актив катнашалар, урамда халык белән саф татар телендә аралашалар.

Рус милләтле укучыларыбыз безгә "Мин сине яратам" җырын бүләк итәләр.

Милли тәрбия бирү эшендә безгә музыка укытучылары Курмаева Римма Марсовна, Котенко Майя Леонидовна һәм хореограф Журавлева Елена Владимировна ярдәм итәләр. Аларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Бүген безнең конференциядә Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлегенең башлыгы Сәләхова Роза Әбрар кызы катнаша. Сүз Сезгә ,Роза Әбраровна.

...................................

Сүз Яшел Үзән районының милли-мәдәни үзәге һәм "Тукай фонды" җитәкчесе Филлипова Клара Мәрдан кызына бирелә.

.......................................

Габдулла Тукайның сүзләрен искә төшерәсем килә: "Бала тәрбияләү уңай эш түгел, тәрбия итә белмәсәң, халык каршында да, халикъ (Алла) каршында да, җавап бирергә туры киләчәк!"

Шуларны истә тотып, гаилә, мәктәп,Мәгариф идарәсе, милли үзәк кулны кулга тотышып, алга таба атлыйк әле! Туган телебезне саклап, яңа буыннарга җиткерик әле!

Лицеебызның сандугачы Шәрифуллина Камилә "Зәңгәр томан" исемле җырын бүләк итә.

Хөрмәтле әти-әниләребез! Безнең эшебезгә игътибарыгыз өчен, конференциядә безнең белән бергә булганыгыз өчен зур рәхмәтләр сезгә! Киләсе очрашуларга кадәр. Саубулыгыз.

© 2010-2022