Урок на тему «Эволюция теориясе «темасын гомумиләштерү

Данный урок я рекомендую проводить после прохождения раздела «Теория эволюции», в качестве обобщающего урока.На  уроке используется презентация,   разные методы и формы проверки знаний учащихся: составление синквейна, составление кластера, игра «Горячий стул», тестирование, мозговой штурм, решение биологических ситуаций, работа с терминами и т.д. Данная разработка помогает обобщить пройденный материал, оценить знания и навыки учащихся,  позволит наладить тесный контакт учителя и учащихся. Я наде...
Раздел Биология
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: «Эволюция теориясе» темасын гомумиләштерү

Чулпан 1әмигуллина, Арча районы

Шушмабаш урта мәктәбенең биология укытучысы

Дәреснең максаты: 1. Укучыларның "Эволюция теориясе" темасы буенча

белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү

2. Укучыларның эволюция механизмы турындагы

күзаллауларын үстерү

3. Чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү

Җиһазлау: компьютер, проектор, тарату материалы, тест биремнәре


Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

II. Төп өлеш.

Исәнмесез, укучылар. Без бүген сезнең белән "Эволюция теориясе нигезләре" бүлеге буенча белемнәрне барларбыз, ныгытырбыз, бәяләрбез.

Дәресебез 8 этаптан тора. Һәр этапта укучылар үзләренә баллар эшли һәм һәр дөрес җавап өчен 1 балл бирелә. Укучы үзе инструктив карточкага баллар яза бара.

Эволюция гаять кызыклы, фәлсәфи бүлек. Эволюция механизмының тизләтелгән вариантын видеоролик рәвешендә карап узыйк.

("Эволюция" видеоролигы күрсәтелә.)

1 этап-Разминка:

2 нче слайд

Һәр укучыга икешәр атама бирелә,шуларга билгеләмә бирергә. Инструктив карточкага баллар куела.

Атамаларга билгеләмә бирергә:

Эволюция, популяция дулкыннары, ароморфоз, идиоадаптация, гомуми дегенерация, конвергенция, дивергенция, аналогик орган, гомологик орган, төр, популяция, стабильләштерүче сайланыш, этәргеч сайланыш, палеонтология, рудимент, эмбриология, атавизм, күчмә форма, биогеография, эндемик төр, репродуктив изоляция, эволюциянең синтетик теориясе, үзгәрүчәнлек, җенси диморфизм, геннар дрейфы, мимикрия, прогресс, регресс.

II этап-"Галим-эволюционистлар":

4 нче слайд

А) 3 галим биографиясеннән өзекләр укыла, укучылар кем турында сүз барганын танырга тиешләр.

"Гимназист агачка охшаган. Кайбер агач ничек кенә тәрбияләсәң дә, үсеп китә алмый. Ә икенче туфракка күчереп утыртылган агач яхшы уңыш бирергә мөмкин.Бары тик шундый ышаныч белән генә егеткә университетка юллама бирелә. Бәлки егет яхшы климатка килеп эләгер, аннан чын кеше чыгар..."-Карл Линней.

"Киләчәк буын сезнең белән горурланачак, әти, алар сезнең өчен үч алачак!"-Жан Батист Ламаркның кызы Корнелия әтисе турында.

"Бары тик көчсезләр генә һәлак була, көчлеләр һәм сәламәтләр яшәү өчен көрәштә җиңеп чыга"-Чарлз Дарвин.

Б) Синквейн: Укучылар кем турында төзелгәнен белергә тиеш

1.?

2. Эрудит, аллага ышанучы

3. Тасвирлаган, системалаштырган, оештырган

4.Иң яхшы ясалма системаны төзегән

5.Эшсөяр

Карл Линней

1.?

2.Талантлы, акыллы

3. Көрәшкән, исбатлаган, тырышкан

4. Беренче эволюцион теорияне төзегән

5. Фәнсөяр

Жан Батист Ламарк

1.?

2.Эшчән, мавыктыргыч

3. Сәяхәт иткән, күзәткән, анализлаган

4. Табигый сайланыш теориясен эшләгән

5. Шәхес

Чарлз Дарвин

В) 5 нче слайд "Тест эше"

Жан Батист Ламарк һәм Чарлз Дарвин карашларын чагыштыру

а) тере организмнар табигый сайланыш юлы белән барлыкка килгәннәр

б) трансформизм идеясен яклый

в) организм әйләнә-тирәлек шартларына табигый сайланыш нәтиҗәсендә җайлаша

г) тере организмнарга камилләшүгә омтылыш , прогрессив үсешкә омтылыш хас

д) фәнгә "биология" терминын кертә

е)эволюциянең этәргеч көчләрен-яшәү өчен көрәш, нәселдәнлек үзгәрүчәнлеге, табигый сайланыш төшенчәләрен әйтә.

Җаваплар: Ламарк-б,г,д.

Дарвин-а, в, е.

3 этап-"Мисалларны дәлиллә":

6 нчы слайд

1.Атавизм

2.Рудимент

3.Биогенетик закон

4.Ароморфоз

5.Аналогик орган

6.Гомологик орган

7.Идиоадаптация

8.Конвергенция

9.Дивергенция

10. Гомуми дегенерация

-Эволюция процессында хлорофилл һәм фотосинтез барлыкка килү(ароморфоз)

-Борчакта мыекчалар барлыкка килү (идиоадаптация)

-Кактусның яфракларын югалтуы (идиоадаптация)

-Тигәнәктә, сырганакта ябышучы җайланмалар ( идиоадаптация)

-Үсемлекләрдә үткәргеч тукыма барлыкка килү( ароморфоз)

-Филдә хобот барлыкка килү (идиоадаптация)

-Мәче тәпие һәм чебен аягы (аналогик орган)

-Паразит суалчаннарның эчәклеге юкка чыгу( гомуми дегенерация)

-Бака чукмарбашының балык белән охшашлыгы( биогенетик закон)

-Кешедә колак яфракларын хәрәкәтләндерүче мускуллар ( рудимент)

-Күпимчәклелек(атавизм)

-Елан һәм суалчанның тышкы төзелеш охшашлыгы (конвергенция)

-Каен җиләге бәбәгенең мыекчага әйләнүе ( идиоадаптация)

-Кошларның томшык формалары үзгәрә бару( дивергенция)

-Дельфин һәм акула йөзгечләре( гомологик орган)

-Абага үсентегенең суүсемнәр белән охшашлыгы( биогенетик закон)

-Морж йөзгечләре һәм ат очлыклары (гомологик орган)

-Акыл тешләре булу(рудимент)

-Койрыклы кешеләр тууы(атавизм)

-Китларның мускул астында оча сөякләренең калдыгы булу (рудимент)

4 этап: "Сорау-җавап"

7 нче слайд

1.Ни өчен ареал тараю биологик регресска китерә?

Ареал тарайгач, якын ырудаш кушылдыру барлыкка килә, рецессив мутацияләр , организмда аномалияләр барлыкка килә. Азык кими, төр эчендә көрәш арта. Башка төрләр белән көрәш кискенләшә, ресурсларга көрәш арта.

2.1938 елда Африканың Һинд океаны яр буенда уникаль балык тотканнар. Аның йөзгечләре итләч, алар ярдәмендә ул таянып,грунтта хәрәкәт итә ала.Мондый балыклар җирдә девон чорында яшәгән һәм коры җир умырткалыларына башлангыч биргәннәр. Борынгы заманда яшәгән хайванның бүгенге көнгә кадәр сакланып калган төрләре ничек атала?

Латимерия-реликт төр.

3.Ни өчен тыюлыкта ерткыч хайваннврны кырып бетергәч, үлән ашаучы хайваннарның саны кими?

Ерткыч хайваннарны күпләп юкка чыгару үлән белән тукланучы хайваннарның саны кискен артуга китерә. Яшәү өчен көрәш кискенләшә, урын, азык ресурслары өчен көрәш башлана.Азык кими, ачлыктан үләләр, балаларын туйдыра алмый башлыйлар. Калган хайваннар көчсезләнә, инфекция, паразит авырулар барлыкка килә.

5 этап-"Физпауза":

8-15 нче слайд

Барлык укучы да баса, экранда җайлашуга мисаллар чыга, нинди җайлашу икәнен әйткән укучы утыра бара.

Җайлашулар: кисәткеч төс, саклагыч төс, гәүдә формасы, маскировка, буй-буй төс, автотомия, мимикрия, янагыч төс, куркыткыч поза. Иң ахырдан басып калган укучы берәр куркыткыч поза күрсәтә.

6 этап-"Туры китер"

16 нчы слайд

Саклагыч төс

Маскировка

Мимикрия

Кисәткеч төс

1.Ак аюның йон төсе

2.Жираф төсе

3.Бал корты төсе

4.Диңгез атчыгының гәүдә формасы

5. Камка төсе

6. Шөпшә төсе

7.Кыр чикерткәсе личинкасы кырмыскага охшаган

8.Чебен шөпшәне хәтерләтә

9.Камбаланың су төбе фоны белән кушылуы

7 этап-"Кайнар урындык"

17 нче слайд

1 укучы экранга арты белән утыра. Экранга терминнар чыга, урыннарда утыручы укучылар шул терминнарның билгеләмәләрен әйтә, кайнар урындыкта утыручы укучы экрандагы терминны әйтергә тиеш.

8 этап-Эволюцион теориягә кластер төзү ( Кара кушымта)

18 нче слайд

2.Өй эше

19 нчы слайд

III. Йомгаклау. Инструктив карточкаларга куелган баллар буенча билгеләр кую.



© 2010-2022