• Преподавателю
  • Биология
  • Выступление на педсовете на темуЗаманча белем бирү технологияләре: проект һәм тикшеренү эшчәнлеге

Выступление на педсовете на темуЗаманча белем бирү технологияләре: проект һәм тикшеренү эшчәнлеге

  Хәзерге шартларда, мәгълүматның күләме тиз үскән  вакытта, кирәген сайлап ала белергә,тәртипкә китерергә, бәләкәй генә ачыш ясап куана белергә өйрәтү, юл  күрсәтү - уку-укыту өчен авыр эш. Укучы теманы уйлап, фикерләп, эзләнеп аңлый икән, әлбәттә, аның белеме ныклырак, төплерәк була. Шуңа күрә дә мин укучыларны төрле проект эшчәнлегенә, тикшеренү эшенә җәлеп итәргә тырышам. Алар теге яисә бу тема буенча  мәгълүмат туплыйлар, аны презентация яки проект рәвешендә әзерләп, сыйныф алдында чыгыш яс...
Раздел Биология
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

СУЫКСУ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ









"Заманча белем бирү технологияләре: проект һәм тикшеренү эшчәнлеге"

(Педсоветта ясау өчен чыгыш)



















Югары категорияле укытучы:Шигабиева С.Г.







2015 ел, январьВыступление на педсовете на темуЗаманча белем бирү технологияләре:проект һәм тикшеренү эшчәнлеге

Заманча белем бирү технологияләре: проект һәм тикшеренү эшчәнлеге

Хәзерге шартларда, мәгълүматның күләме тиз үскән вакытта, кирәген сайлап ала белергә,тәртипкә китерергә, бәләкәй генә ачыш ясап куана белергә өйрәтү, юл күрсәтү - уку-укыту өчен авыр эш. Укучы теманы уйлап, фикерләп, эзләнеп аңлый икән, әлбәттә, аның белеме ныклырак, төплерәк була. Шуңа күрә дә мин укучыларны төрле проект эшчәнлегенә, тикшеренү эшенә җәлеп итәргә тырышам. Алар теге яисә бу тема буенча мәгълүмат туплыйлар, аны презентация яки проект рәвешендә әзерләп, сыйныф алдында чыгыш ясыйлар.

Биология, химия дәресләрендә алынган теоретик материал практик, лаборатор эшләр , проект, тикшеренү эшләре белән ныгытыла. Тикшеренү эшләре укучыларның югары иҗади активлыкларын , мөстәкыйль фикерләү дәрәҗәсен үстерүдә ярдәм итә. Тикшеренү эшләренә кызыксынучанлык үстерүдә дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә төрле тәҗрибәләр , практик эшләр үткәрү ярдәм итә.

Тикшеренү эше яңа белемнәр һәм күнекмәләр булдыруда мөһим роль уйный.

Тикшеренү эше түбәндәге план буенча төзелә: 1.Якынча этап: тикшерелә торган проблеманы ачыклау буенча нәрсә белергә кирәк булуын билгеләү.Тикшеренү эшенең максатын кую һәм аны чишү юлларын билгеләү. 2. Тикшеренү этабы:тирәлек торышын яки тәкъдим ителгән проблеманың практикада кулланылышын өйрәнү,тикшеренү эшен үткәрү,сораштыру,өстәмә әдәбият белән эш .Аннан соң теоретик белемнәргә һәм практик күнекмәләргә нигезләнеп экспериментны планлаштыру.3. Йомгаклау этабы. Отчет язу, укучыларның чыгышлары, фикер алышу.

6 нчы ыйныфта "Хайваннар һәм үсемлекләрнең әйләнә- тирәлек шартларына җайлашуы" дигән теманы өйрәнгәндә укучылар дәреслек материалы буенча кактуслар, дөя чәнечкесенең корылыкка,пингвин һәм ишкәгаяклы имезүчеләрнең коры җир- һава һәм су тирәлегенә җайлашу билгеләре белән танышалар. Шуннан соң түбәндәге темалар буенча тикшеренү эше үткәрергә мөмкин: "Дала үсемлекләренең коры тирәлек шартларына җайлашуы", "Бөҗәк ашаучы үсемлекләрнең үзенчәлекләре", "Үсемлекләрнең серкәләнүгә җайлашулары" һ.б. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча укучылар кыскача чыгыш ясыйлар, нәтиҗә ясыйлар.

7-9 нчы классларда теоретик тикшеренүләр реферат язу белән бара. Реферат язу өчен мәгълүмат эзләгәндә укучы китапханәдә каталог белән эшләү күнекмәләре ала, материалны классификацияләргә һәм систематизацияләргә, мәгълүматны анализларга, нәтиҗә ясарга өйрәнә. Реферат язу теманы тирәнтенрәк белергә ярдәм итә, үз алдыңа максат кую һәм аңа омтылу күнекмәләре булдыра.

Рәсем буенча бирелгән үсемлек кайсы семьялыкка керүен ачыклау яки дәреслектәге текст буенча билгеле бер сорауга җавап табу.

9 нчы сыйныфта биологиядән түбәндәге бирем: дәреслек һәм схема буенча организмнарның җенессез үрчүенең төрләрен искә төшерергә һәм таблица тутырырга.

Төр.

Үрчү формасы

Инфузория -башмакчык

Төче су гидрасы

Урман каен җиләге

Усак гөмбәсе

Виноград

Карлыган

Бәрәңге

Яңгыр суалчаны

Күке җитене

Бирем.9класс. Су һәм киң яфраклы урманда туклану бәйләнешләренең схемасын чагыштырырга,нәтиҗә ясарга. Укучылар истә калганнар буенча биремне үтиләр: законны әйтергә,терминга билгеләмә бирергә,азык бәйләнешләрен тасвирларга,берничә процессның аерымлык үзенчәлекләрен табарга .

Табигатькә экскурсия вакытында да укучылар тикшеренү эше үткәрә алалар.

Экскурсия вакытында укучылар күзәтергә,укытучы тәкъдим иткән биремнәрне үтәргә һәм группа белән эшләргә ,күзәтү нәтиҗәләрен теркәргә, экскурсия буенча отчетны ничек төзергә кирәклеген, эшне бетергәч, нәтиҗә ясарга өйрәнәләр.

Бирем: Лишайниктан буяу матдәсе алырга тырышып карагыз.Төрле төрдәге лишайник табарга (алар иске өйнең стеналарында , ташларда очрый.) Буяу табу өчен тикшеренү планын кулланыгыз 1.Лишайникны субстраттан аерырга,аны вакларга. 2. Вакланган лишайникны чәй содасы салынган колбага салырга. 3.3-5 минут дәвамында күзәтергә һәм эремә төрле төскә керә. 4.Эремәне фильтрларга һәм кәгазь яки тукыманы буярга. 5.Нәтиҗәләрне язарга.

Практик һәм лаборатор эшләрне үтәгәндә укучылар эшкә максат куярга өйрәнәләр, күзәтергә,эксперимент үткәрергә һәм тәҗрибәләрне тасвирларга, табигый объектларны чагыштырырга һәм иң мөһиме: укучы дөрес итеп нәтиҗә ясый белергә өйрәнергә тиеш.

Мәсәлән, 6 нчы сыйныфта үсемлекләр систематикасы буенча укучылар лаборатор эш эшләргә тиеш , ләкин аңа вакыт бик аз кала . Бу проблеманы проект методы чишәргә булыша. Укучылар чәчәкле үсемлекләр семялыгының төп билгеләре һәм билгеләгеч белән эш итү кагыйдәләре белән танышканнан соң "Үсемлек төрен гербарий үрнәге буенча билгеләү" теасы буенча дәрес үткәрергә була.Эш формасы индивидуаль дә һәм төркем белән дә булырга мөмкин. Андый проектның максаты информация җыю һәм анализлау,кирәкле схема һәм таблица тутыру, отчёт әзерләү (язмача һәм телдән). Укучылар 25 минут дәвамында эшлиләр. Андый мини-проектлар төрле әдәби чыганаклар, гербарий үрнәкләре, карточкалар белән эшләү күнекмәләрен булдыралар.

Химия дәресләрендә теоретик материал лаборатор яки практик эшләр белән ныгытыла. Тикшеренү характерындагы кайбер практик эшләрнең тематикасы: (8кл):

1.Аш тозының пычрануын ачыклау .

2. Таркалу реакцияләрендә кислородның процентларда чыгышын ачыклау .

3. Водород табу һәм аның үзлекләрен тикшерү.

4. Әче һәм селтеле тирәлектә индикаторларның төсе үзгәрү.

9 кл. Темалар:

1.Кислоталарның химик активлыгын тикшерү.

2. Металларның реакцион активлыгын тикшерү.

Өй эшләре дә тикшеренү характерында булырга мөмкин. Мәсәлән, үсемлек һәм хайванны билгеле бер план буенча тасвирлау. Тере объектларны күзәтү( аквариумдагы балыкларның үз-үзен тотышын күзәтү,бүлмә гөлләренең тәүлек эчендә яктылык үзгәрүгә реакциясе һ.б.).

Үсемлек һәм хайваннар белән тәҗрибәләр (шартлы рефлекслар булдыру).Мәсәлән,балыкларда шартлы рефлекслар булдыру. Мондый тәҗрибәне үткәргәндә укучылар инструктив карточкадан файдаланалар.

Җәйге биремнәр үтәгәндә дә укучылар тикшеренү эше алып баралар.

1. Гербарий төзү (төрле семьялыкка кергән чәчәкле үсемлекләр, катлаулы яфрак төрләре, үсемлекләрнең яфрак сеңерчәләнүе төрләре һ.б.)

2. Коллекция төзү( күбәләкләр коллекциясе ,корсагаяклы һәм ике капкачлы моллюскларның кабырчыклары коллекциясе һ.б.)

Дәрестән тыш чараларда да укучылар тикшеренү һәм проект эшләре алып баралар һәм төрле конференцияләрдә катнашып, үз эшләрен яклыйлар.

2011 нче едла Гарипов Раил "Трансформер" конкурсында үзенең проект эше белән чыгыш ясады һәм ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының финалист таныклыгына лаек булды.

2012 нче елда Закирова Энҗе Республика буенча әйләнә- тирәлекнең яшь тикшеренүчеләре конкурсында катнашып, катнашучы таныклыгы алды.

2014 нче елда Шигабиева Зөһрә Каюм Насыйри исемендәге 12 нче яшүсмерләр фәнни- тикшеренү укуларының төбәкара этабында катнашып, 3нче урынны, "Экология һәм тереклек" дигән республика конкурсында катнашып, 1 нче урынны алды.

Проект һәм тикшеренү методының заманча шәхес тәрбияләүдә,баланың шәхес булып формалашуында һәм профессия сайлауда нәтиҗәсе , һичшиксез, зур.

© 2010-2022