Внеклассное мероприятие по биологии Җәнлекләр дә табигать баласы

Имезүчеләр классы вәкилләренең төзелеше, тереклеге белән бәйле сораулар, табышмаклар, сынамышлар, сорау-табышмаклар укучыларның игътибарын җәлеп итеп, биология фәненә булган кызыксынуларын арттырырга ярдәм итә.Чараның ике команда арасында үткәрелүе белем һәм күнекмәләрне тиз куллана белүне дә, иптәшләреңне хөрмәт итү сыйфатын үстерергә дә ярдәм итә. Әлеге интеллектуаль уен укучылар арасында имезүче хайваннар турында иң күп белүче, иң зирәк һәм иң җитез команданы ачыкларга мөмкинлек бирә. Кичәнең...
Раздел Биология
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Җәнлекләр дә - табигать баласы.

Кичәнең максаты: укучыларда зоология фәне белән кызыксыну уяту, имезүчеләр классына керүче җәнлекләрнең әһәмиятен, аларны саклау зарурлыгын төшендерү, интеллектуаль үсеш тәрбияләү.

Алып баручы. Бүген без сезнең белән бик тә серле һәм кызыклы дөнья - "Имезүче хайваннар иле"нә юл тотачакбыз. "Җәнлекләр дә - табигать баласы" дигән интеллектуаль уенда мәктәбебез укучылары арасында имезүче хайваннар турында иң күп белүче, иң зирәк һәм иң җитез команда ачыкланачак.

Уенда "Мыраубикә", "Алмачуар" командалары катнаша.

1. Тәбрикләү. 2. Девиз. 3. Җыр-бию.

1. Разминка. Түбәндәге шигырьне кем язган? Әлеге сәер җәнлекләр арасыннан кайсыгыз ничә һәм нинди имезүче хайваннарны тапты?

Белмим, ышанырсыз микән?

Уйламыйм һич алдарга:

Очрадым серле урманда

Әкәмәт җанварларга...

Яши анда болантилопа -

Бу урманның ул күрке.

Яши тагын шимпанзебра,

Юлбарыслан, төлкерпе,

Күркәҗәләр, кәлтәкәләр

Чабып йөри аланда.

Мәчелән дә чучкабан да -

Бар да, бар да бар анда.

Үзләре ят та, таныш та

Таба алмыйм әйтер сүз.

Нинди җанвар алар? Бәлки,

Сез үзегез әйтерсез?!

(Р. Миңнуллин "Әкәмәт җанварлар". Болан, антилопа, шимпанзе, зебра, юлбарыс, арыслан, төлке, керпе, кәҗә, тәкә, мәче, чучка, кабан - барысы 13 җәнлек исеме атала.)

2. "Җәнлекләрнең серле дөньясы".

10 сорау, кайсы команда тизрәк һәм дөрес тавап бирә?

1. Кайсы җәнлекнең эзе кеше эзенә охшаган? (Аю эзе).

2. Нинди хайваннар бер дә су эчмичә яши ала? (Коала аюы. Ул эвкалипт яфрагы су исәбенә туенып тора)

3. Имезүчеләрдән кайсысы бөтенләй сикерә белми? (Фил).

4. Имезүчеләр арасында "сөйләшергә" яратмаучы иң зур хайван кайсысы?(жираф).

5. Гиннесның рекордлар китабы буенча нәкъ менә әлеге кимерүче иң шәп төзүче булып санала? Бу нинди җәнлек? (Кондыз).

6. Ни өчен дикобраз суда батмый? (Дикобразның энәләре эчендә һава бар).

7. Бөтендөнья мохитен саклау оешмасы символы булып нинди хайван санала? (Кытай - бамбук аюы).

8. Ярканатларның ничә пар очлыгы бар? (2).

9. Австралиядә арысланнар яшиме? (Юк).

10. Үрдәкборынның тешләре нинди? (Юк).

3. "Иң - иңнәр бәйгесе. Һәр командага берәр сорау."

1. Дөньяда кайсы җәнлек иң күп үрчемле? (Кыр тычканы. 25 көндә җенси өлгерә, 6-8 бала китерә, елга 17 тапкыр балалый).

2. Дөньядагы иң кечкенә имезүче хайван? (Эрфурт тычканы, 1,5 г.).

4. "Тапкырларга - табышмак."

Бу табышмаклар кайсы җәнлекләр хакында? Кайсыгыз тизрәк?

  • Ияре дә, дугасы да үзендә (дөя).

  • Сакалы бар, акылы юк (кәҗә).

  • Һәр хәрефе бер иҗек (аю).

  • Сәке астында туй уза; сөңгеле дә мылтыклы (тычкан, күсе).

  • Агач түгел, әмма ботаклы (болан).


  1. Сынамышларны кем күбрәк белә?

Хайванның үз-үзен тотуына карап, алдагы һава торышын фаразларга мөмкин. Сынамышны командалар төгәлли.

  • Ат аягын тибенсә... (яңгыр булыр).

  • Эт үлән ашаса... (кышын - буран).

  • Мәче табанын яласа... (аяз булыр, койрыгын яласа - көн бозылыр).

  • Сыер арт аягын калтыратса...(салкын булыр).

  1. Сорау - табышмаклар.

  • Кәҗәнең башында нәрсә бар? ("К" хәрефе)

  • Башы - "т", койрыгы - "н", дошманы - "м". Ул нәрсә? (тычкан).

  • Сыер ни өчен ята? (утырып тора алмаганга).


  1. Йомгаклау.

Жюрига сүз бирелә. Җиңүче команда игълан ителә. Бүләкләр тапшырыла.


© 2010-2022