Эссе Минем педагогик фәлсәфәм

Раздел Биология
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Эссе.

Минем педагогик фәлсәфәм.


Бәхет ул - үзең теләгән эшне башкару түгел,

ә ул эшне яратып башкару дигән сүз.

И.С.Тургенев.

Иртүк мәктәпкә киләм, мәктәпнең уянганын тыңлыйм... Менә беренче килгән укучыларның тавышлары ишетелә... Укытучыларның аяк тавышлары яңгырый башлый... Кабинетларда утлар кабына... Тәрбия сәгатенә чакырып кыңгырау чыңлый... Аннан соң кыңгырау дәресләргә чакыра... Мәктәп тәмам уянып бетә... Мин класска керәм һәм балаларга "Хәерле иртә" телим.

Миңа 46 яшь, шуның 34 елы Дүсмәт мәктәбе белән бәйләнгән. Җырдагыча, "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй..." 1977 нче елда ак бантиклар тагып, чәчәкләр тотып мәктәпкә тәүге кат аяк бастым. Шул мизгелдән мәктәп минем тормышымның аерылгысыз өлешенә әверелде.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, кая барырга дип күп баш ватарга туры килмәде. Укытучы булам! Мин моны үзем өчен күптән хәл итеп куйган идем инде. Бу адымга мине яраткан укытучым, мәктәбебезнең химия һәм биология укытучысы - Миннахметова Марзия Нурмиевна этәрде.

1990 нчы елда туган мәктәбемә эшкә кайттым, лаборант булып эшли башладым. Башлангыч сыйныфларны да укытырга туры килде. Ә 2000 нче елдан укучыларны биология серләренә төшендерә башладым. Мин коллективта үземне кирәкле белгечләрнең берсе итеп тоям.

Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда - күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, көлемсерәп, битараф... Һәркайсында - үзенчәлекле дөнья чагылышы. . Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым - һәр укучыны эзләнергә этәрү, үзенең көченә ышандыру.

Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү - минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Минем фикеремчә, биология дәресләренең төп бурычы - укучыда белемгә омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында - фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында - укучыларның күзләрендә…

Һәр бала табигате белән эзләнүче бит ул. Шушы омтылышны сүндермәскә, аңа ярдәм итеп торырга гына кирәк. Ләкин ярдәм белән ярдәм арасында да аерма бар. Укучыны бәйдәге җан иясе шикелле ияртеп алып менәргә һәм ирекле кош итеп очырырга мөмкин. Һәр ике очракта да нәтиҗә төрлечә булачак бит. Иркенлек ул - йөгәнсезлек түгел, иркенлек - хөрлек.

Мин укучыларым өчен укытучы апа гына түгел, мин - киңәшче, ярдәмче. Мин аларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу - минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым ясала, чөнки син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юллары да сайлау инде синнән тора.

Укытучы булу җиңелме? Кемгәдер безнең эшебез бик катлаулы булып тоелмаска да мөмкин. Дәрескә керәсең, өй эше сорыйсың, билге куясың, яңа дәрес материалы аңлатасың... Ләкин бу беренче карашка гына шулай тоела. Укытучы профессия генә түгел - бу минем яшәү рәвешем. Чөнки дәрес бетеп, балалар өйләренә таралгач та, укытучының эш сәгате бетми. Укытучы ул 24 сәгать буе укытучы булып кала.

Балалар иң сизгер күңелле кешеләр. Әз генә ялганны да, фальшны да, икейөзләнүне дә хәзер тоеп алалар. Син аларга бөтен йөрәгең белән ачылсаң гына, алар да сиңа шулай ук җавап бирерләр. Дәресләрдән, алар белән аралашудан, бергә үткән бәйрәмнәрдән күңелләрдә күпме җылы хисләр, уңай тәэси рләр туа. Бу үзе бәхет түгелмени!?

Укытучы бала мәктәпкә беренче аяк баскан көннән аның белән янәшә атлый. Ул аның өчен укытучы да, тәрбияче дә, остаз да, киңәшче дә, дус та. Мәктәпне тәмамлаган укучыларым белән аралашуны дәвам итәм икән, димәк мин үз ролемне намус белән башкарганым дигән сүз.

Укучыларга белем биргәндә, мин түбәндәге принципларга таянам: үзара хөрмәт, эчкерсезлек, табигыйлык, бер - береңне аңларга тырышу.

...Кырык биш минут... Күпме бу, әзме?..Тормыштагы кыяга менәр өчен бик аз, билгеле. Ә менә укучыларны фикри, иҗади биеклекләргә алып менү өчен - нәкъ таманга туры килә.

"Дәрес бетте", - дим мин укучыларыма, ләкин һәрвакыт иртәгә дә дәресләр булачагына зур ышаныч белән. Һәм бу дәресләрне тормыш үзе дәвам итәчәк.



© 2010-2022