Внеклассное мероприятие Чишмәләр моңы

Раздел Биология
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Чишмәләр моңы». (Су көненә багышланган әдәби-музкаль кичә.)

Максат: - туган як чишмәләре турында фикер алышу,

- табигатьтәге сулыкларның әһәмияте белән таныштыру;

-чишмәләрнең изгелеге, аларны карау, яхшы, күркәм эш икәнлегенә төшендерү.

Җиһазлар: чишмә тавышы аудиоязмасы; мәкаль һәм әйтемнәр язылган плакатлар; чишмәләргә багышланган рәсемнәр, стенд; гөлләр, шарлар.

Кичәнең барышы:

Беренче алып баручы.

Җир йөзендә бер тамчы суга зарыккан ком чүлле, далалы кыйтгалар бар. Бу яктан караганда Ходай безне рәнҗетмәгән. Шөкер, агымсуларга бай яшәгән төбәгебез - Җил - Су - Кояш сугарып торган Идел - Урал арасы.

Икенче алып баручы.

Җир бәгыреннән кайнап чыккан чишмәле таулар,чишмәле үзәннәр, чишмәле урманнар ... Безгә мирас булып калган бу ганимәтләрнең кадерен беләбезме ? Табигать безгә рәнҗеп, чишмә күзләре белән мөлдерәп карамыймы? Үткәнеңә, бүгенгеңә, киләчәгеңә төбәлеп уйлан бер, галиҗәнәп Кеше!

Беренче алып баручы.

Моңа кадәр кылган гамәлләребезнең гөнаһлы якларыннан арыныйк та, саваплы эшкә күчәр алдыннан, чишмәләргә иелик эле. Ни сөйли чишмә күзләре?

Икенче алып баручы.

Тукталып тыңласаң - һәр чишмәнең үз йөрәк тибеше. Үз моңы, үз догасы... Уйнап - көлеп чыккан кәүсәр суы үзеннән - үзе учка сикерә, ул сиңа Күк һәм Җир тылсымын пышылдый...

Беренче алып баручы.

Тау астында, җырлап чишмә ага, Камышлыкка кереп югала. Татлы суы, дәртле җыры белән Гөлчәчәкле җирне сугара. /М.Җәлил/

Икенче укучы.

Туган як чишмәсе... Берсеннән берсе серле, кызыклы исемле. Каян килеп чыккан, кем кушкан аларны? Шушы сорауга җавап эзләп, без дә авылыбыз тарихына күз салыйк әле.

Өченче укучы.

"Улаклы чишмә" - ташлы кыялы тау итәгендә салмак кына юл алган кизләүне, саф, тәмле суы өчен авылыбыз халкы Урсала елгасы аша улак ясап авыл ягына чыгарганнар. Хәзер торба аша мәктәп артына урнаштырыла. Авылда, алай гына түгел, тирә - юнь халкы чәй, аш - су өчен суга дип шушы чишмәгә юл тота.

Дүртенче укучы

Челтер - челтер ага чишмә,

Һич тә тыймалы түгел,

Ә сулары шундй йомшак -

Эчеп туймалы түгел?

Эчеп туймалы түгел?

Без киләбез чишмәбезнең

Салкын суын эчәргә.

Эчкәндә үзеннән - үзе

Баш иелә чишмәгә!

Баш иелә чишмәгә! /Р. Миңуллин "Чишмә җыры"/

Беренче алып баручы

Дөнья халыклары мифологиясеннән мәгълүм булганчы, су - Дөнья яратылышының башлангычы. Җир шул дөньяви Дәрья эченнән алып чыгылган. Шунлыктан Су Тәңресе - төркиләр табынган унике төп Тәңре сыйныфына керә торган иләһи зат.

Икенче алып баручы.

Һинд - Европа мифологиясендә Су хатын - кыз сыйфатында тасвирлана. Бездә Су - ана дип әйтү дә шуннан килә булса кирәк. Мәхәббәт алласы Иштарның, грекларда Афродитаның символы булып Су торган. Борынгы төркиләрнең иң бөек алиһасе Умайның да төп символы - Су.

Бишенче укучы.

"Гәрәй мулла чишмәсе" - Урман тынлыгына зыян салмый гына ялгыз кизләү челтери. Алсу, заңгәр, кызыл чәчәкләр арасыннан йөгереп үтә дә җиргә сеңә, югала ул. Җиләкчеләргә җан өргән, печән чабучыларга хәл биргән чишмәбез. Хәзерге көндә, төрле нефть эшләре ярдәмендә, аның суы эчәргә бөтеләй яраксыз.

Икенче укучы.

Су алрга төшсәм тау астына

Бу ни хикмәт: чишмә югалган!...

Улаклардан ташып моң түгелә,

Тирәкләргә сагыш уралган.

Юл буена җырлый - җырлый килгән

Чиләкләрем тынып калдылар.

Төсе китте гүя көянтәмнең,

Бизәкләре тоныкландылар

Чишмә эзләп киттем тау юлыннан,

Сусыз ничек кайтыйм авылга?

Мөлдерәмә тулы чиләкләрне

Иңнәремә хәтле сагынган...

Йө табармын шундый татлы чишмә,

Йотылып - йотылып һәркем эчәрлек.

Йә табармын шундый серлле бер җыр,

Чишмәләрнең телен чишәрлек. /Лена Шагыйрьҗан "Чишмә эзлим"/.

Беренче алып баручы.

Борнгы заманда, Ходай тәгалә яңгыр бирмичә җыр йөзен корылыктан интектергән, тау битендәге чишмәләр янында яңгыр чакыру йоласы башкарылган. Иң элек өлкәннәр чишмәне тирәләп тезелеп утыралар, дога кылалар һәм, тезләнеп, берәм - берәм чишмә суыннан авыз итәләр, йөзләрен сөртәләр, күкрәкләренә бөркиләр... Кайчакта көмеш акча салалар яки Ак бабай, Ак әби дип йөртелгән иң өлкән һәм мөхтәрәм кеше уз киеменнән җеп өзеп чишмәнең ярына яисә улагына бәйләп куя.

Бу йоладан соң яңгыр явып китсә тагын чишмә буена килеп догалар укыганнар.

Алтынчы укучы.

"Салкын кое" Ирәч башында. Бик күп еллар дәвамында шушы чишмәнең суы торбалар буйлап килеп Сөләй авылын су белән тэимен иткән. Су хәзергә эчәрлек, ләкин иртәме - соңмы бу су яраксызга әйләнергә мөмкин.

Җиденче укучы.

"Ирәч чишмәсенә" - Салах бабайлар бакча башнда урнашкан. Заманында көянтә - чиләкләрен асып такырайган чишмә юллары өч урам кешеләрен очраштырган, кемнәрдер өчен бәлки кавышу чишмәләренә, сукмакларыдыр әле.

Икенче алып баручы.

Чишмәләр саркып чыга да,

Дәрман - көч җыя - җыя,

Инешкә килеп коя...

Шунда исемен җуя.

Беренче алып баручы.

Инешләр чаба - чаба да

Агымын тыя - тыя,

Елгага килеп коя...

Шунда исемен җуя. /Равиль Фәйзуллин/.

Сигезенче укучы.

"Ирәч суы" - Ирәч башыннан һәм югары саздан башлана. Ул Урсалбаштан килә торган Урсала суы белән кушыла. "Бу сулар балыкка бай булган. Су буйлары чиста, чирәмлек иде. Җәй айлары бала - чагалар шул су буйларында уйнап, буалар буып, су коенып үткәрә идек" - диләр безнең әби - бабайларыбыз.

"Әбием әкиятләре" (Э. Шарифуллина сүзләре, В. Агапов көе).

Икенче алып баручы.

Гади затмы син, гали затмы - барыбер, сусавыңны басарга дип кенә килдең дә чишмә каршында иелеп тезләндең. Борын - борыңгыдан шулай: ханнарны да, патшаларны да тезләндерә белгән ул чишмә.

Беренче алып баручы.

Су ыргылашына сокланып шушы бөек кодрәт каршында син бер мизгелгә онтылып, Акыл иясенә әвереләсең.

Икенче алып баручы.

Җир тирәнлегеннән бәреп чыккан садә тамчылар,кояш нурларыннан сөенче алып бергә кушылалар.

Беренче алып баручы.

Нәни дулкыннар юл сал, фатиха бир, галиҗәнәп Кеше! Син күзен ачкан чишмә һәрчак догада булыр...

Йомгаклау:

Мең - мең еллар буе җир - ана күкрәгендә тыныч кына йоклап яткан Девон уянды. Хәзинәләр иле Әлмәт - "кара алтын" башкалысы данын еракларга - еракларга шаулатты. Нефть чит - ятларга байлык китереп акты да - акты...

Чишмәләр кадерсезгә калды: елга - күлләр тозландылар,эчәргә яраклы су табу кыенлашты. Чупай тавының шикәрдәй ак ташларыннан гүзәл кала булып калыккан Әлмәт нидер югалтты, нидер җуйды.

Ниһаять иманга кайту - туган якның яме, нуры - газиз чишмәләрне карау - тазарту икәнлеген аңладык.

Чүрәкәй тавы, яр Чишмә, Кизләү - чишмә, Өч кое, Җидегән чишмә... Җанга кадерле нинди исемнәр кайтты. Исемнәре генәме соң?! Саф, чиста, сап - салкын сулы, тәнгә сихәт, йөрәккә көч бирә торган чишмә суларын эчүдән дә зуррак бәхет юклыгын аңладык. Таллар җырлап, чишмәләр чыңлап, өянкеләр шаулап каршы ала торган як - Әлмәт бәрәкәт иңгән җир булып танылды.



© 2010-2022