- Преподавателю
- Биология
- Стихотворение Су буенда кондызлар
Стихотворение Су буенда кондызлар
Раздел | Биология |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Закиева Р.Р. |
Дата | 13.09.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Поделитесь с коллегами:
Су буенда кондызлар.
Су буйлары нык үзгәрде
Күрсәң ямьлелекләре!
Анда бу яз күчеп килде
Тырыш су җәнлекләре.
Елгыр оста төзүчеләр
Үз итте ягыбызны.
Матур яшәү үрнәгенә
Күмделәр яныбызны.
Суга тиз-тиз өя-өя
Чыбык-чабык салалар.
Кырыс салкын кышка кадәр
"Йорт"лы булып калалар.
Безнең якның чисталыгын
Күрсәтүче билге бу.
Башка җирләргә дә үрнәк
Ала торган өлге бу.
Сокланыйк без кондызларга
Телик исәнлекләрен.
Саклап яшәргә тырышыйк
Тырыш су җәнлекләрен.
Илләр-көннәр тыныч булсын,
Иңләп аксын елгалар.
Исән булсын бар тереклек
Имин булсын дөньялар.
Рәфия Зәкиева,
Азнакай районы Чалпы урта мәктәбе укытучысы.