Интеллектуаль уен «Бөҗәкләр бәйгегә дәшә»

"Описание материала: Максат: Балаларның белем дәрәҗәсен , фикерләү сәләтен арттыру, энтомологиягә кызыксыну уяту , белемне мөстәкыйль табарга өйрәтү. Мәсьәләләр: а) Укыту: Бөҗәкләрнең төзелешен һәм аларның әшчәнленләрен өйрәнү. б) Үстерү: Белем дәрәҗәләрен, фикерләү сәләтен арттыру. в) Тәрбияви: Энтомологиягә кызыксыну уяту. Кичәнең формасы: Интеллектуаль уен Кичәнең методы: Репродуктив, өлешгә әзләнү. Җиһазлау: Таблицалар , рәсемнәр , шарлар , биремнәр язылган карточкалар. Без тормышны саклар...
Раздел Биология
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Бөҗәкләр бәйгегә дәшә.

Максат: Балаларның белем дәрәҗәсен , фикерләү сәләтен арттыру, энтомологиягә кызыксыну уяту , белемне мөстәкыйль табарга өйрәтү.

Мәсьәләләр:

а) Укыту: Бөҗәкләрнең төзелешен һәм аларның әшчәнленләрен өйрәнү.

б) Үстерү: Белем дәрәҗәләрен, фикерләү сәләтен арттыру.

в) Тәрбияви: Энтомологиягә кызыксыну уяту.

Кичәнең формасы: Интеллектуаль уен

Кичәнең методы: Репродуктив, өлешгә әзләнү.

Җиһазлау: Таблицалар , рәсемнәр , шарлар , биремнәр язылган карточкалар .

Кичәнең барышы :

Алып баручы. Бүген без сезнең белән бик тә серле һәм кызыклы дөнья - " Бөҗәкләр дөньясына" юл тотачакбыз. "Бөҗәкләр бәйгегә дәшә " дигән интеллектуаль уенда 7 нче класс укучылары арасында бөҗәкләр турында иң күп белүче , иң зирәк һәм иң җитез команда ачыкланачак .

Уенда ике команда катнаша . Безгә шулай ук жюри сайлап куярга кирәк .

Ә хәзер сүзне командаларга бирәбез.

(Алар бер- берсен сәламли, девизлар әйтә, җыр башкара.)

1)"Кызыксыну уятабыз" уены.(тактадагы команда исемнәре янына биремнәр беркетелә)

Бөҗәкләрнең исеме килеп чыгарлык итеп хәрефләрнең урынын алыштырырга.

1 комада: нобырзоны (озынборын)

бәкәлүк (күбәләк)

2 команда: дылыбзывка (базылдавык)

наратка (таракан)

2)"Игътибарлы бул" уены.

Алып баручы. Һәр комадага сораулар бирелә:

("әйе" яки "юк" диеп җавап бирергә)

а) Озынборын бизгәк авырулары китереп чыгара. Юк.

б)Камка- ерткыч бөҗәк. Әйе.

в)Бетләр кеше һәм хайван организмында паразитларча яши. Әйе.

г) Умарта корты каты "тешли".Юк.

д)Бүлмә чебене- йорт бөҗәге. Юк.

е)Суда яшәүче бөҗәкләрдә саңаклар яхшы үскән. Юк.

и)Колорадо коңгызы пасленчалар семьялыгындагы үсемлекләр белән туклана.Әйе.

Музыкаль тәнәфес.

3) "Энтомологик эстафета" уены.

Һәр командадан берәр укучы чакырыла. Алып баручы карточкалар тәкъдим итә.

а) карточка. Паразит бөҗәкләр ( бетләр, борча, таракан, яшел чикерткә, кыр чикерткәләре, саранчалар, кандала.)

б) карточка. Басу, урман,яшелчә корткычлары. ( колорадо коңгызы, чебен, саранча, аючикерткәсе,май коңгызы.)

4) "Энтомологның бәхетле мизгеле" уены.

( Командаларга сораулар бирелә.)

а) Кайсы бөҗәкнең тәм сизү органы аягында? ( күбәләкләр, өй чебене.)

б) Колорадо коңгызы нәрсә белән туклана? ( пасленчалар семьялыгына кергән үсемлекләр белән.)

в) Кайсы бөҗәк аягы белән ишетә? ( чикерткә )

г) Кеше нигә чебеннәрдән җирәнә? ( төрле авырулар китереп чыгаралар. )

д) Канатлы кырмыскалар буламы? ( ана кырмыска.)

е) Дөньдагы кайсы бөҗәкнең оясы иң зур? ( термитның оясының биеклеге 12, 8 м га җитә.)

җ) Бөҗәкләрнең күзләре нинди? ( фасеткалы һәм гиди.)

и) Кайсы бөҗәкләр төрле авазлар чыгара? ( черки, чикерткә, саранча.)

5) "Кызыл китап" эзеннән.

( Һәр команда Кызыл китапка кергән бөҗәкләр белән таныштыра.)

6) Командалар бөҗәкләргә багышланган пантомимо күрсәтәләр.

7) "Әрәмтамак бөҗәкләр" уены. Командаларга сораулар бирелә. Кайсы команда күбрәк сорауга җавап бирә ала?

а) Кайсы чебен кан эчә? (Көзге чебен.)

б) Тирес чебенненең кешегә зыяны бармы? ( Ул дизентирия, холера китереп чыгаручы микроблар, паразит кортлар тарата.)

в) Торак йортларда нинди тараканнар үрчи? ( җирән һәм кара.)

г) Бетнең зыяны нидән гыйбарәт? ( ул кешене ябыктыра, тиф авырулары китереп чыгаручы микроблар тарата.)

д) Борчаның кешегә зыяны бармы? ( борча песи,тычкан,күсе, куян һ. б. хайваннарның канын эчә.Алар арасында чума белән авыручылар да була.)

е) Суда нинди канэчкеч бөҗәкләр үрчи? ( черки, озынборын кигәвен.)

8)" Дөрес тоташтыр"

( Һәр команда берәр бөҗәк открыткасын дөрес итеп тоташтырырга тиеш.)

Бәйрәм ахырында сүз жюри әгъзаларына бирелә.Җиңүчеләр билгеләнә, бүләкләр тапшырыла.

Соңгы сүз:

Без тормышны сакларга, табигать бүләк иткән гүзәллекнең кадерен белергә тиешбез. Чөнки һәрбер кечкенә югалту зур югалтуларга китерә. Әгәр кеше теләсә кайсы тере организмга иң кыйммәтле әйбер итеп карарга өйрәнмәсә, бер нинди заманча компьютер технологияләре, космоска сәяхәт,су асты байлыкларын өйрәнү планетабыз иминлеген саклап кала алмый. Шуңа күрә без бүген тирә-як экологиясе турында кайгыртырга тиешбез.

Бүгенге кичәдә катнашкан барлык уенчыларга һәм тамашачыларыбызга рәхмәт. Сезгә барыгызга да исәнлек- саулык, эшегездә һәм укуыгызда уңышлар теләп калам.



© 2010-2022