Разработка урока по биологии на тему Грибы

Раздел Биология
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Гөмбәләр патшалыгы. Гөмбәләргә гомуми характеристика. Эшләпәле гөмбәләр.

Максат:

- Тере табигать патшалыклары турында укучыларның күзаллауларын формалаштыруны дәвам итү, гөмбәләр патшалыгына гомуми характеристика бирү.

- Чагыштыру, анализлау, нәтиҗә ясау күнекмәләре булдыруны дәвам итү.

- Төркемләп, парлап эшләү нәтиҗәсендә, укучыларда үзара ярдәмләшү хисе, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлар: В.В. Пасечник. 6 нчы сыйныф өчен биология дәреслеге. Бактерияләр, гөмбәләр, үсемлекләр. Казан. "Мәгариф" нәшрияты, 2009.

Гөмбә муляжлары, рәсемнәр, таблица "Эшләпәле гәмбә төзелеше", дәрескә презентация, компьютер, экран белән проектор.

Тип: Яңа белемнәрне өйрәнү дәресе.

Укучылар эшчәнлеге формалары: төркемнәрдә, парларда, индивидуаль.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

-Укучылар, әйдәгез, дәресебезне башлап җибәрер алдыннан бер - беребезгә уңыш теләп, үзебезнең уңай энергиябезне иптәшләребез белән бүлешик (Укучылар бер-берсенә кулларын тидереп алалар).

Укучыларның дәрескә әзерлеген барлау, төркемнәргә бүлү.

  1. Укучыларның белемнәрен тикшерү. (1 слайд)

  1. Парларда эш. "Бактерияләр" темасы буенча сораулар белән карточкалар бирелә. Укучылар бер-берсен тикшереп билге куялар.

  2. Төркемнәрдә эш. Бирем: дөрес җөмләләрне сайлап алырга. Һәр төркемдә бер укучы (тикшерүче) билгеләнә, эш азагында алар үз төркемнәрендәге нәтиҗәләр белән таныштыралар. (2 слайд)

  1. Мотивлаштыру. Укучылар, мин бүген дәрескә кәрзин белән килдем. Ә андагы тереклек вәкилләре турында без бүген өйрәнербез. Алар бик күп төрле, ләкин бер-берсенә охшаганнары да күп. Иң мөһиме шунда, күп гасырлар дәвамында галимнәр аның нәрсә икәнен ачыклый алмаганнар. Башта аларны үсемлекләргә керткәннәр, аннары хайваннарга. Ниһаять, XIX гасырда аерым патшалыкка берләштерү турында сүз булган. Кәрзиндә нәрсә булуын ачыклау өчен мин сезгә табышмак әйтәм: (3 слайд)

Эшләпәле агайлар

Нәрсә соң ул, малайлар?(гөмбәләр)

Укучыларның җаваплары тыңланыла.

Әйдәгез әле кәрзинне ачып карыйк.

Димәк без бүгенге дәрестә нинди организмнарны өйрәнәбез икән?

Укучылар дәрес темасын әйтәләр һәм дәфтәрләргә язалар. Укытучы тактада яза.

  1. Актуальләштерү.

Укучылар, гөмбәләр турында сез нәрсәләр беләсез? (Укучыларның җаваплары)

Ә буген алдыбызга нинди максатлар куябыз соң? (Укытучы укучылар белән берлектә дәреснең максатларын билгели)

Сез аңлагансыздыр инде , безгә дәрестә бик күп өйрәнәсе бар әле.

Гөмбәләрне үсемлекләр һәм хайваннар патшалыкларына керүче организмнардан аерып торучы гомуми үзенчәлекләрен (күптөрлелеген, билгеләрен, туклану ысулын, үрчү ысулларын, табигатьтә роле) ачыклау өчен, безгә кирәкле мәгълуматны табарга өйрәнергә, төркемнәрдә эшләгәндә аралашу культурасы тәрбияләргә, игътибарлылык һәм хәтерне үстерергә кирәк.(4 слайд)

  1. Проект төзү.

Сез инде гөмбәләр турында бераз беләсез, ләкин тагын да күбрәк беләсе бар әле. Гөмбәләрне без аерым план нигезендә өйрәнербез. (Укучылар укытучы белән план төзиләр, дәфтәрләргә язалар)

  1. гөмбәләрнең күптөрлелеге, табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле.

  2. гөмбәләрнең тышкы төзелеше, аның өлешләре, үрчү ысуллары.

  3. билгеләре, гөмбәләрнең үсемлекләрһәм хайваннар белән охшашлыгы.

  4. туклану тибы. (5 слайд)

  5. лаборатор эш.

  1. Төзегән проектны тормышка ашыру.

  1. Хәзер 4 төркемгә бүленәбез, һәр төркем дәреслектән һәм өстәмә әдәбияттан файдаланып үз соравына җавап эзли. Ә сораулар булып планның беренче 4 пункты тора. (укучылар төркемнәрдә эшлиләр)

  2. Һәр төркем үз соравына җавап бирә. Шул ук вакытта башка укучылар дәфтәрләрдә кыскача язып баралар.

  3. Лаборатор эш. Эшләпәле гәмбәләрнең төзелешен өйрәнү. Ашарга яраклы һәм агулы гәмбәләрне танып белү. (укучылар инструктив карточкалар белән эшлиләр, 6-9 слайдлар)

  1. Яңа белемнәрне ныгыту.

Тест биремнәренә җавап бирегез: (10-14 слайдлар), үз җавапларыгызны тикшерегез(15 слайд):

А1. Гөмбәләр тукланалар:

1 - фотосинтез ысулы белән генә;

2 - әзер органик матдәләр белән;

3 - тере организмнарның органик матдәләре белән генә;

4 - азык продуктларында урнашып кына.

А2. Гөмбәләр үрчиләр:

1 - споралар ярдәмендә;

2 - орлыклар белән;

3 - гөмбәлек кисәкләре, спора ярдәмендә, бөреләнү белән.

4 - җенессез һәм җенси юл белән.

А3. Гөмбәләр фотосинтезга сәләтле түгел, чөнки:

1 - алар туфракта яшиләр.

2 - аларның хлорофиллары юк.

3 - башка тере организмнарда паразитлык итәләр.

4 - әзер органик матдә белән тукланалар.

А4. Гөмбәләрнең хайваннар белән охшашлыгы:

  1. хлорофиллары булу.

  2. хитин булу.

  3. әзер органик матдәләр белән туклану.

  4. Төзелеше катлаулы булу.

А5. Мукор гөмбәсе:

1 - сапротроф.

2 - паразит.

3 - агулы.

4 - ашарга яраклы.

  1. Йомгаклау.

  2. Рефлексия.

Сез ничек уйлыйсыз, без куйган максатыбызга ирештекме?

Үзегез өчен нинди яңа мәгълумат белдегез?

Дәрестә сезгә нәрсә кызыклы булды?

  1. Өй эше бирү.

П7,8 укырга, 39, 45 битләрдәге сорауларга җавап бирергә.

Бер теманы сайлап чыгыш әзерләргә:

- рекордсмен гөмбәләр,

- мукор гөмбәсе.

  • пеницилл гөмбәсе,

  • ерткыч гөмбәләр.



© 2010-2022