- Преподавателю
- Биология
- Контрольный срез по биологии на первое полугодие (8 класс)
Контрольный срез по биологии на первое полугодие (8 класс)
Раздел | Биология |
Класс | 8 класс |
Тип | Тесты |
Автор | Cалахиева Р.И. |
Дата | 08.01.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Контроль киселеш 8 класс 1 яртыеллык
Дөрес җавапны сайлап алыгыз.
А1. Тоташтыргыч тукымага керә:
1) мускул;
2) кимерчәк;
3) глия;
4) бизчел.
А2. Көпшәсыман сөяк:
1) кулбаш;
2) умрау;
3) калак;
4) тез капкачы.
А3. Хәрәкәтчел тоташканнар:
1) кабыргалар һәм күкрәк сөяге;
2) баш сөягенең бит бүлеге сөякләре;
3) бот һәм балтыр;
4) баш скелетының нигезендәге сөякләр.
А4. Эритроцитлар катнашалар:
1) кан белән туклыклы матдәләрне һәм матдәләр алмашы продуктларын күчерүдә;
2) кислород һәм углекислый газны күчерүдә;
3) канның оюында;
4) фагоцитозда.
А5. Йөрәкнең уртадагы катламы барлыкка килгән:
1) тоташтыргыч тукымадан;
2) мускул тукымасыннан;
3) эпителиаль тукымадан;
4) нерв тукымасыннан.
А6. Фагоцитоз дип атала:
1) лейкоцитларның кан тамырларыннан чыгу сәләте;
2) лейкоцитларның бактерияләрне, вирусларны юк итүе;
3) эритроцитларның кислородны үпкәләрдән тукмаларга күчерүе;
4) организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгы.
А7. Кешедә тышкы һава белән альвеоляр һава арасындагы газлар алмашы атала:
1) тукымадагы сулыш;
2) үпкәдәге сулыш;
3) газлар транспорты;
4) матдәләр алмашы.
А8. Кан күзәнәкләре кайда ясала?
1) уң йөрәгалдында;
2) арка миендә;
3) лимфатик төеннрдә;
4) кызыл сөяк җелегендә.
Берничә дөрес җавапны сайлап алыгыз.
В1. Йөрәкнең сул карынчыгыннан кан агып керә:
А) тән күзәнәкләре юнәлешендә;
Б) үпкәләр юнәлешендә;
В) артериаль;
Г) веноз;
Д) артерияләр буенча;
Е) веналар буенча.
В2. Сулыш алган вакыттагы үзгәрешләрнең эзлеклелеген билгеләгез:
А) күкрәк читлегенең күләме арту, үпкәләрнең киңәюе
Б) үпкәләргә атмосфера һавасы керү
В) үпкәләрдә һава басымы төшү
Г) кабыргаара мускулларның һәм диафрагманың кыскаруы
С1. Артерия стеналарының ритмик тирбәнешләре ничек атала?