• Преподавателю
  • Биология
  • Мастер - класс Активизация учебно-познавательной деятельности как фактор развития творческих способностей учащихся с помощью современных образовательных технологий

Мастер - класс Активизация учебно-познавательной деятельности как фактор развития творческих способностей учащихся с помощью современных образовательных технологий

Раздел Биология
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мастер-класс "Биология фәненә кереш"

«И Табигать, илаһи көч!»

Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр, коллегалар! Сезнең белән очрашуыма бик шатмын, һәм мастер класста сезнең ярдәмегезгә, хезмәттәшлек итүегезгә ышанып калам. Кулларымны сезгә сузып, мин сезне уртак хезмәтәшлеккә чакырам. Әгәр минем тәкъдимне кабул итсәгез, җавап итеп учларыгызны миңа ачуыгызны көтәм. Әгәр риза булмасагыз, кулыгызны арты белән куегыз.

"Учлар" кара-каршы элемтә алымы.

Ярдәмегез өчен рәхмәт, дәресебезне башлыйбыз.

Укытучы: Табигать... Без бу сүзне бик еш ишетәбез, ул безнең аңыбызда төрле ассоциацияләр һәм образлар тудыра. (Слайд 1, 2)

Һәр кешенең дә үз ассоциацияләре бар: образ - төс, образ - пейзаж. Хәзер сез чиста ак кәгазь бите, карандаш, фломастер яисә акбур алып, Табигать образын үзегезчә сурәтләгез.

"Ассоциацияләр"алымы, Джеймс Ласт «Одинокий пастух» музыкасы фонында башкарыла. (Слайд 3).

Укытучы: Ә хәзер үз эшләрегезне күрсәтегез әле. (Эшләрне демонстрацияләү). Игътибар белән карасак, бер генә кабатланган, бер-берсенә охшаш рәсем булмавын күрербез. Моның сәбәбе бик гади: табигать дөньясы күптөрле һәм кабатланмас. Кем өчендер ул - киң зәңгәр күк йөзе яисә дулкыннар, бүтән берәү өчен - серле урман яки сихри чәчәк дөньясы, өченчеләр табигать образын безнең уникаль планета итеп күрә. (Параллель рәвештә 4 - 6нчы слайдлар күрстелә.)

Ә безнең планетабыз нәрсәсе белән үзенчәлекле? (Катнашучыларның җаваплары: безнең планетада гына тормыш бар).

Табигать нәрсә ул? дигән сорауга ничек җавап бирер идегез? (2-3 фикер тыңлана)

Зур Энциклопедик Сүзлек биргән төшенчә белән дә танышыйк әле. (Слайд 7).

Әйе, кеше - табигатьнең бар бер кисәге (өлеше) генә. Һәм, һичшиксез, без үзебез яшәгән дөньяны танып белергә тиешбез! Бу безгә аның белән гармоник мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә кеше элекке заманнардан ук Табигать дөньясының сихри һәм кабатланмас серләрен ачарга, өйрәнергә тырышкан. Ә никадәр гаҗәеп могҗизалар бүләк иткән ул безгә!

Аларның берничәсе белән танышу өчен мин сезгә "Иң-иң" алымын тәкъдим итәм (Слайд 8)

- тере организмнар төзегән иң зур корылма - Квинслендта - Австралиянең төньяк-көнчыгыш ярларындагы Зур Барьер рифы. 2027 км-га сузыла, киңлеге - 72 км. (Слайд 9)

- иң зур чәчәк - раффлезия Арнольди, диаметры 1мга якын, Суматра, Ява һәм Калимантан утравында үсә. ( Слайд 10)

- иң зур хайван - зәңгәр кит, размеры 33метр, массасы 140 т, йөрәге 600-700 кг (Слайд11)

- җир өстендәге иң җитез имезүче хайван- гепард, корбанын куганда, тизлеген 120 км/сәг-кә кадәр җиткерә ала.(Слайд 12)

- иң калын агач - баобаб. Биеклеге - 20м, кәүсә әйләнәсе - 20м, агачта 120мең л су туплана ала. (Слайд 13)

- иң озын елан - анаконда, 11м 43 см озынлыгындагы экземпляр булуы билгеле. (Слайд 14)

Укытучы: Бу исемлекне әле бик озак дәвам итеп булыр иде. Биология дигән сихри фәнне өйрәнгәндә, без әлеге исемлекне тулыландырып барырбыз. Башка фәннәрдәге кебек үк, биологиянең дә үз өйрәнү объектлары бар. Әйдәгез аларны бергәләп билгеләп карыйк. Бу эштә сезгә минем подсказка ярдәм итәчәк: бирелгән оъектлар арасыннан кирәкмәгәнен сайлап алыгыз, һәм нигә аны сайлавыгызны аңлатыгыз. Бу алым "Дүртенчесе - артык" дип атала. (Слайд 15)

  • Тау токымы - гөмбә - боз - болыт

  • Ромашка - нарат - арыш - крокодил

  • Бактерияләр - су - һава - кар

  • Өстәл - китап - мимоза - шкаф.

Нәрсә килеп чыкканын бергәләп тикшерик. (Слайд 16)

Укытучы: Нәрсә барлыкка килде соң? Без тере табигать патшалыкларының барлык вәкилләрен җыйдык, нәкъ менә алар биология фәненең өйрәнү объектлары булып торалар. (Слайд 17).

Сез ничек уйлыйсыз: ник менә нәкъ алар билогиянең өйрәнү объектлары булып санала? Бу фән нәрсәне өйрәнә дип саныйсыз?

Җавап: Саналган барлык объектлар да - тере организмнар, тере табигатьне өйрәнә торган фән - биология. (Слайд 18).

Биология безнең алга бик күп табышмаклар һәм серләр куя, һәм аларны чишәр өчен, без бик игътибарлы һәм күзәтүчән булырга тиешбез. Хәзер мин "Бу нәрсә булырга мөмкин?" дип аталган кечкенә генә конкурс үткәрергә тәкъдим итәм. (Слайд19).

20- абага , 21 - лишайник, 22 - бактерия , 23 - җимеш.

Укытучы: Нәрсәдән чыгып, күрелгән барлык затларны да тере дип саныйбыз? (Иҗади битләр белән эшләү, гипотезалар тәкъдим итү).

Тере организмнарның билгеләре:

  • Үсәләр;

  • Үрчиләр;

  • Тукланалар;

  • Сулыйлар;

  • Күзәнәкләрдән торалар (Слайд 24)

Укытучы: Бу процессларның асылына төшенергә Биология фәне ярдәм итәчәк..

"Идеяләр чылбыры" алымы. ТОКИН МЭТ. Биология фәнен бер җөмлә, сүз, фраза, символ белән генә аңлатырга. (барлык катнашучылар да иҗади битләрдә эшли).(Слайд 25)

"Иҗат ит" алымы. Тәкъдим ителгән сүзләрдән биологиягә багышланган шигырь иҗат итәргә. Танып белергә, тормыш, телибез, күзәтергә, матурлык, мәгънә, биология. (Слайд 26)

Укытучы: Мастер классыбызның эше азагына якынлаша. Дәрескә нинди максатлар куелган иде?- дигән сорауга җавап эзли торырга тәкъдим итәм. (1. Биология фәнен, аның төп төшенчәләрен үзләштерү; фәннең күптөрлелеген һәм өйрәнү объектларын ачыклау. 2. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. 3. Абстракт фикер йөртү сәләтен үстерү).

Укытучы: Ә хәзер фикерләребезнең туры килү-килмәвен карыйк. (Слайд 27).

Куелган максатларга ирештекме? Сез ничек уйлыйсыз?

Рефлексия.(Слайд 28)

Бирелгән җөмләләрнең икесен сайлап алыгыз һәм аны үз фикерегез белән тулыландырыгыз:

- Мастер-класста мин ... .

- Бүген минем өчен иң кызыгы ... булды.

- Алдагы эшчәнлегемдә мин ... .

- Укытучыга минем теләкләрем: ... .

- Минем киңәшләрем: ... .

Укытучы: Очрашуыбызны йомгаклап, сезгә биологияне үземнең ничек күзаллавымны җиткерәсем килә:

Биология? Биология! Биология:.. (Слайд 29).

Укытучы:

Биология? (Әле күп серләр саклый)

Биология! (Табигать җәүһәрләре искитмәле һәм соклангыч)

Биология (Бу фәннең әле киләчәге бик зур).

Укытучы: Барыгызга да урта хезмәтебез өчен зур рәхмәтләремне җиткерәм! Бүгенге дәрестә кулланылган методик алымнар сезгә дә эшегездә ярдәм итәр дип ышанып калам.

Һәм соңгы алым. Үзегезгә ошаган кәгазь кеше сурәтен сайлагыз. Аның йөзен ясагыз, хәзер ул кеше сезнең кәефегезне чагылдыра. Хәзер бу кешеләрне бөкләгез. Үзебез сайлаган кешеләрне бергә тигезләп, турайтып карыйк... Ничек кенә тырышсак та, аларны тип-тигез итә алмыйбыз. Мин дә, үз чиратымда, сезнең белән аралашканнан соң якыннарыгызның, коллегаларыгызның һәм үзегезнең дә йөрәгегездә андый эзләр калмавын телим! Әйләнә-тирәне аңлап, уртак тел табып яшәгез! Иҗади уңышлар телим сезгә! Сау булыгыз!



"Ел укытучысы - 2015" конкурсына




Мастер-класс

"Биология фәненә кереш"




Фарзиева Миләүшә Рудиковна,

Лениногорск районы Урмышлы төп

гомуми белем бирү мәктәбенең

I квалификация категорияле

биология укытучысы


Лениногорск, 2015



© 2010-2022