Фәнни эш - доклад: Халык күңелен, милләт язмышын аңлап язган әдип

Данная работа представляет собой анализ произведения - повести Мазита Гафури - "Кеше ашаучылар". В ней подробно проанализирована повесть, дана оценка голодных лет во время 1921-х годов, а также проводится с другим подобным произведением другого писателя - Галимзяна Ибрагимова - "Кеше ашаучылар" - "Людоеды". Работа написана на основе прочтения двух произведений и их соответствующего анализа. Работа, на мой взгляд, очень эмоционально написана и должна проявить огромный интерес к прочтению обоих пр...
Раздел Биология
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гареева Г.Ф. ЕГПУ, г. Елабуга

Фәнни җитәкче: Габидуллина Ф.И., ф.ф.к., доцент

Халык күңелен , милләт язмышын аңлап язган әдип

Татар һәм башкорт халыклары әдәбияты классигы Мәҗит Гафури (1880-1934) XX йөз башы татар милли шигъриятен һәм прозасын үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән, тормышчан әсәрләре белән халык күңеленә уелып калган күренекле әдип.

Гасыр сынауларын үтеп, үз бәһасен дәлилләгән бу иҗатның көче халыкчанлыгында, милли азатлык, кешелеклек идеалларын чын күңелдән яңгырата алуында. Шушы тәңгәлдә аның "Кеше ашаучылар"(1922) поэмасы аерым, үзенчәлекле урын алып тора.

Әсәр авыл сурәтен тасвирлаудан башланып китә. Тышта кырыс, ачы җил сызгыра, җиргә хәтта үлем фәрештәсе килгәндәй, Исрафил сурын өргәндәй булып күренә. Кемдер, юл табалмыйча, адашып йөри, күзгә төрле өрәкләр чалына, һәм алар сине килеп тоткандай тоела. Лирик герой алдына әллә нинди куркыныч мәетләр килеп баскан кебек тоела. Болар барысы да, әлбәттә, - ачлык фаҗигасын тасвирлаучы символлар. Әлеге җанны өшетерлек сурәтләргә өстәп, агачлар да: "Их, бетәбез! Алар безне бетерәләр!.."[1, б.120] дип сыкранып шаулашалар. "Авыл, үлем көткән кеби, тик ята, бу җирдән бары тик тизрәк качасы, әллә нинди тирән, кара серләрне ачасы килә", - ди лирик герой[3, б.123]. Бары тик бер бик иске, таушалган, тузган өйдә аз-маз яктылык күренә. Йорт эчендә - урта яшьләрдәге адәм, аның кыяфәтендә бер кеше сыйфаты да калмаган: күзләрендә нур беткән, үзе ябык, әйтерсең лә, - кабердән чыккан мәет. Ул - тирән уйда, чөнки аның хатыны белән улы Гали авыр хәлдә яталар. Адәмнең кулында - үткен пычак, ул да, һичшиксез, символик образ, чөнки нәкъ менә әлеге үткен, куркыныч корал шушы адәм улының язмышын хәл итәчәк. Бер кешене корбан итеп, икенче кеше язмышын саклап калырга ул хаклымы? Бу корбан ителәчәк кеше - аның үз, газиз углы! Ата кеше сөйгән улын суя алырмы? Балигъ булмаган, яшь, сабый баласын бу якты дөньдан ул юк итә аламы? Кем хаклы? Бәлкем, беркемне дә корбан итәргә кирәк түгелдер? Нәрсә эшләргә?-дигән сораулар, мөгаен, аның миеннән бу минутта бик күпләп узгандыр. Дөрес, бу кеше улын да, хатынын да тигез рәвештә сөя, алар аның өчен - дөньядагы иң якын кешеләр, ләкин ачлык дигән кахәр берсен генә исән калдырырга мәҗбүр итә шул, һәм бу ир-ат бик кырыс сайлау ясый: ул, улын үтереп, хатынын саклап калырга тели. Әйе, ачлык аек акыл белән эш итүче кешене дә томана дәрәҗәсенә җиткереп, җүләргә әйләндерә, чөнки, ничек кенә булмасын, тәгам ашау - ул Ходай тарафыннан бирелгән бердән-бер табигый ихтыяҗ, кеше, аны озак вакыт дәвамында үтәмәсә, кешелеклелеген югалтып, хайван рәтенә күчә. Әлеге адәми зат та, улын, сарыкны чалган кеби суеп, аны чапкалап, казанга пешерергә сала. Хатыны, нидер сизенгәндәй, сыкрана, аның йөрәге сызлый, күкрәге кысыла, ул һаман да, бар аналар кебек, улын кайгырта, аның турында сораша. Ә иткә сузылу белән исә, казан эченнән бала кулы килеп чыга. Ана, әлбәттә, мондый вәхшилеккә түзә алмыйча, шундук вафат була(мөгаен, аның йөрәге ярылгандыр). Бары тик шунда гына атасы, аңына килеп, болай ди: "Гали юк ул! Аны мин суйдым бит!"[3, б.140]. Бу адәм дә үз җазасын алмыйча калмый: ул җүләрләнеп, үзен белештермичә, һаман да "мин улымны суймадым"[3, б.142] дигән сүзләр белән өеннән чыгып та китә. Берникадәр вакыттан сон бу өйнең сурәте тагын автор тарафыннан тасвирлана: ишек ачык, пешкән ит суынып беткән, йорт эчендә беркем юк, бары тик кырдан гына һаман: "Ачлык! Ачлык!"[3, б.142] дигән бер үк сүзләр ишетелә.

Әлеге поэма Г. Ибраһимовның "Адәмнәр" повесте белән бик аваздаш булып тора, чөнки монда да язучы ачлык елларында халыкның аянычлы, авыр, катлаулы көнкүрешен тасвирлый. Повестьтагы Гәрәй исемле ир-ат "Кеше ашаучылар" поэмасындагы төп образ белән бик охшаш: Гәрәйнең тормышы да бик сикәлтәле рәвештә уза: ул озак вакыт дәвамында, гаиләсенә нәрсә ашатырга белмичә, аптырап утыра. Бу проза әсәрендә дә адәмнәр, кешелекләрен югалтып, бер-берсен ашауга керешәләр: Зәбидә карчык килене белән бергә инде өч ай дәвамында адәм каны эчеп, адәм ите ашап, көн күрәләр. Ә икенче берәүләр калада кеше итеннән пилмәннәр ясап, байтак акча эшлиләр. Бу әсәр образлары да "Кеше ашаучылар"да кебек үк ябыклар : балаларның битләре, җитмеш яшьлек карт һәм карчыкларныкы кебек, җыерчыкланган, тешләре дә коелып беткән. Авылдашлар авырган кешеләрне, хәтта аларның үлеп беткәнен дә көтмичә, үлекләр янына илтеп ташлыйлар. Авыл кешеләрендә ярдәмләшеп яшәү дигән сыйфат калмаган. Олы гаилә башлыгы Гәрәй исә, сонгы чиккә җитеп, эте Актырнакны суеп, гаиләсен берничә көн дәвамында тукландыра. Ә Фатыйма исемле авыл кызын туганнары берничә кадак онга сатып җибәрәләр... Ләкин, безгә инде иң куркыныч булып тоелган әлеге вакыйгалар моның белән генә тәмамланмыйча, дәвам итәләр: Гәрәй, тәмам акылыннан шашып, хәтта үз кызын да суеп ашый. Ул үз баласын суя, ләкин барыбер Гәрәй, М. Гафурида сыман, җәзасын ала: башта аны бик каты кыйналар, соңыннан ул, үз хатасын аңлап, абзарга кереп асылына. Гәрәй гаиләсе, шулай итеп, юкка чыга. Г. Ибраһимов повесте якты ноктада туктап кала, чөнки монда халыкка совет хөкүмәте тарафыннан ярдәм килеп кала, димәк, милләтнең алга таба тернекләнеп китүенә өмет бар, ул зур, ә "Кеше ашаучылар"да исә халык бөтенләй беркемгә дә кирәкми булып чыга, монда безнең яхшылыкка хәтта ышаныч та тумый. Бу әсәр бик тирән эчтәлекле, ул барыбызны да уйландырырга мәҗбүр итә.

"Кеше ашаучылар" поэмасы милләтебезне юк дәрәҗәсенә җиткергән бәланы тасвирлый. 1921-1922 еллардагы ачлык - безнең ил тарихында иң куркыныч фаҗигаларның берсе. Милләтебезнең саны шул вакытта үк икегә кимегән булып чыга.

М. Гафури иҗаты белән үз халкының гына түгел, бәлки бөтен дөньяның интегеп яшәгән башка халыкларның да милли һәм социаль тигезсезлегенә каршы көрәш байрагы күтәрә, үлми торган бай әдәби мирас калдыра һәм шул сәбәпле халык йөрәгенең түреннән урын ала[Насыйбуллина 2010: 199].

Кулланылган әдәбият

  1. Ибраһимов Г.Г. Хикәяләр, повесть / җаваплы ред. Р.Заһидуллина. - Казан, Татарстан китап нәшрияте, 1998. - 159б.

  2. Насыйбуллина Н.Ш. Мәҗит Гафури халыклар дуслыгы җырчысы / Мәҗит Гафури: Әдип һәм халык язмышы. Материалы Всероссийской научно - практической конференции, посвященной 130-летию со дня рождения Маджита Гафури (Казань, 28 октября 2010 г.) / под ред. Р.Ф. Рахмани. - Казань: Институт Языка, Литературы И Искусства им. Г. Ибрагимова, 2010. - 348б.

  3. Сибәгәтов Ф.Ш. Мәҗит Гафури. Әдәм Вә Иблис-Уфа: Информреклама, 2006.-144б.

© 2010-2022