Эссе «Якташым Нәбирә Гыйматдинова»

Бу эссе якташым күнекле язучы Нәбирә Гыйматдинова турында яки аңа багышланган язмам.Нәбирә Гыйматдинова бик көчле рухлы тырыш туган ягын яратучы шәхес.Без аның белән горурланабыз һәм бик хөрмәт итәбез.Аның әсәрләре бик күп,аларны уку шулкадәр уңайлы,аның әсәр геройлары белән яшисең,шатланасың,кайгырасың.Табигать аның әсәрләрендә үзе бер сихри бай тылсымлы дөнья.Геройларның төрлесе бар,усалы,акыллысы,сабыры алар үзара бер-берсенә бәйләнеп баралар.Бигрәе тә аның әсәрләрендә мәхәббәткә зур урын бир...
Раздел Биология
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Эссе.Якташым Нәбирә Гыйматдинова-әдәбиятыбыз күгендә якты йолдыз.

Авыл киче. Кояш оялган кызлардай, алсуланып, бүгенгә хушыгыз дигәндәй, моңсуланып кына куаклар артына чума.Тиздән авылны серле караңгылык биләп алачак.

Кайсы язучы соң боларны җаны-тәне белән сизеп, аңлап һәм бөтен нечкәлекләре белән үз әсәрләрендә тасвирлый ала?

Әйе, Нәбирә Гыйматдинова... Боларны тасвирлау сәләтен аңа Аксубай ягы, Карасу авылының гүзәл табигате ярдәм итте. Ул аны бөтен матурлыгы, назы белән иркәләде, кочагына алып үз баласы итте. Нечкә күңелле авыл кызына ул үзенең бөтен серләрен, тылсымнарын чиште. Нәбирә Гыйматдинова боларны ачык аңлаган, әйтерсең лә ул табигатьнең: "Мине күр, мин нинди гүзәл, бай, серле, син бит минем кочакта үстең. Яле, тарат халыкка минем данымны, аңлат аларга тирән серләремне,"-дигән сүзләрен ишеткән. Ул каләмен алып әнә шул тылсымнарны, тирән серләрне берәм-берәм чишәргә керешкән. Аның әсәрләрен укыганда шул табигать эченә кереп чумганыңны сизми дә каласың.

Шулар барысы да мине үземнең эссе эше итеп Нәбирә Гыйматдинованы сайларга мәҗбүр итте. Аның әсәрләрен укыгач, күңелем кытыкланды. Югыйсә мин дә бит ул туып үскән авылның кызы. Мине дә шул ук табигать назлаган. Нәбирә апаның әсәрләрен укып чыккач, әлегә кадәр төшенмәгән авылымның ямен, матурлыгын аңладым, хозурландым. Минем аны тирәнрәк беләсем килә башлады.

Эссе эшемнең максаты: язучының тормыш юлын бәян итү; иҗат мирасын өйрәнү, төп проблемаларын ачу. Шулай ук Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләренә үземнең мөнәсәбәтемне күрсәтү.

Нәбирә Минәхмәт кызы Гыйматдинова (Бикчурова) 1956 елның 20 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Карасу авылында туа. 1971 елда Карасу сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә укыганда ук ул бик актив була. Аны укыткан укытучылар әле дә шаяртып сөйлиләр: "Укучылар өйләренә кайтып беткәч, сәгать 7-8ләр тирәсендә мәктәпнең бер бүлмәсендә ут яна, сүндерелмичә калганмы әллә дип керсәң, Нәбирә я газета чыгара, я нинди дә булса берәр темага багышлап альбом тутырып утыра, күзләрендә иҗатка, әдәбиятка карата булган мәхәббәт утлары балкый." Бу аның иң яратып башкара торган эше була.

Аннан соң Иванова шәһәренә китеп, Туку комбинаты каршындагы учелищеда эрләүче һөнәренә укый. 1973 елда Казанга күчеп кайтып, төзелеш оешмаларының

кичке урта мәктәпне тәмамлый. 1976- 1981 елларда якташым -Казан дәүләт университетының журналистика бүлеге студенты.

Университетны тәмамлагач, ВЛКСМның өлкә комитетында республикадагы әдәби түгәрәкләр һәм берләшмәләрнең эшен оештыру җитәкчесе булып эшли.

1989 елның июлендә татарча "Идел" яшьләр журналы чыга башлаганнан бирле Нәбирә Гыйматдинова бу журналның бүлек мөхәррире. 2006 елдан исә баш мөхәррире хезмәтен башкара.

Якташым матур әдәбиятның проза һәм публицистика жанрларында иҗат итә.Аның матбугатта беренче хикәяләре ("Йолдызлы кичтә", "Таңсылу") 1974 елда "Азат хатын"(хәзерге "Сөембикә") һәм "Идел" альманахы битләрендә дөнья күрә.Аннан соң яшьләр тормышы турында язылган бер төркем хикәяләре һәм лирик повестьлары республика газета-журналларында басыла. 1981 елда аерым җыентыгы чыга.Бүгенге көндә ул 17 китап авторы.

Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләрен укыганда, минемчә, берәүдә гамьсез, ваемсыз кала алмый. Бу иҗат җимешләре гап-гади мишәр сүзләре белән язылган.Алар гаҗәеп бер аһәң белән күңелгә кереп кала.Якташым, язучы буларак, үз әсәрләрендә замандашларының, бигрәк тә яшь кешенең тормышчан образларын тудырырга, катлаулы язмышлар аша аның рухи дөньясын ачарга омтылуы белән кызыклы. Язучының һәр әсәрен укучылар көтеп алалар, яратып укый.

Нәбирә Гыйматдинова иҗатында кешеләрнең җаны, дөньясы, мәктәбебез фәлсәфәсе, тормышы... Язучы әсәрләрендә адәм баласының уй- хыялларын, эчке омтылышларын тоеп-сизеп яза. Аның тематикасы да төрле.Мәсәлән, "Китәм димә" повесте тормыш, дөнья, яшәү фәлсәфәсеннән гыйбарәт булса, "Кыргый" әсәрендә ул нахак рәнҗетүләргә түзә алмыйча үз йортында ирен яндырган хатынның язмышын сурәтли. "Болан", "Күке төкереге" исә гайре табигый хәлләргә багышлана.

Язучы геройларының күңелен, эчке дөньяларын шулкадәр оста яктырта, аның уй-кичерешләрен сурәтләүдә психологик буяуларны шул кадәр оста сайлый һәм куллана, әйтерсең син аның ярдагы балыктай бәргәләнгән йөрәген, сулкылдаган җанын күрәсең.

Һәр язучы хатын-кыз образын үзенчә ача, үзенчә якын килә. Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрендә бу образ япа-ялгыз булуы белән тетрәндерә. Дөрес, ул шашып ярата һәм үзен дә яраттыра белә. Аларның ялгызлыклары-дөньяга

карашлары , кешеләргә һәм табигатькә мөнәсәбәтләре башкалардан үзгәрәк булуда. Бу түбәндәге өзектә ачык чагыла:

"-...сез ике буын-картлык белән яшьлек, бер-берегезне аңламаска тиеш.Бу табигый да.

-Юк, Тәминдар, бу-фаҗига. Яшьләр белән картларның бер-берсен аңламавы аркасында буыннар чылбыры өзелде.Мин аны ялгарга азапланам. Белекче белән кабергә үләннәр сере, җиһан сере китмәсен дим, гореф-гадәтләр онытылмасын дим! Мин шуңа убырга тартылам!("Сихерче"177б.)

Язучы повестьларында кешенең рухи халәте киеренке шартларда сурәтләнелә.Аның әсәрләрендәге геройларны күп кенә тәнкыйтьчеләр, укучылар уңай һәм тискәрегә бүлсәләр дә, Нәбирә Гыйматдинова аларны икегә аеруга каршы, чөнки аларның һәр икесендә дә яхшы сыйфатлар чагыла, икесе дә үз урынына кирәк. Мәсәлән, "Болан" әсәреннән Сузгын карчыкны алыйк. Күпләр аны тискәре герой итеп саныйлардыр. Ләкин тирәнрәк уйлап карасак, ул тискәре герой түгел, ул җиһан серләрен, табигать серләрен үзендә саклап тота, ул бары тик табигатькә, яшәешкә башкача караучы кешеләрдән читләшә, алар белән чуалмаска тырыша.

Игътибар итик әле: Сәвилә, Акчәчәк, Камилла, Мөнәвәрә һәм башка геройлары табигать белән шулкадәр тыгыз бәйләнгәннәр, аларны бер-берсеннән аеру мөмкин түгел кебек. Бу аңлашыла да, "табигать- ана" дибез, хатын-кыз да бит тудыручы, җан бирүче. Шуңа да нәкъ менә хатын-кыз образы табигать белән шулай нык бәйләнәдер язучының әсәрләрендә. Ул бу күркәм геройларның портретларын төшереп утырмый, ә күңелләре аша таныштыра һәм аларны без үзебез теләгән матурлыкта, сөйләмнәре, фигыльләре аша күрсәтелгән юл буенча күз алдыбызга китерәбез.

Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләрен өйрәнеп түбәндәге нәтиҗәләргә килдем. Якташымның иҗаты үзюлы, үз юнәлеше белән яши. Ул оста прозаик, әсәрләрендә адәм баласының уй-хыялларын, эчке омтылышларын тоеп, сизеп яза, барлык әйтергә теләгән сүзләрен үзенең геройларыннан әйттерә. Аның әсәрләре мавыктыргыч, гади, әмма үзенә бер төрле аерым югарылыкта торуы белән укучылар күңеленә бик тиз кереп оялыйлар.Язучы үз әсәрләрендә замандашларының, бигрәк тә яшь кешенең тормышчан образларын тудыра һәм аларның рухи дөньларын катлаулы язмышлары аша ачып бирә.Нәбирә апа иҗатының үзәгендә Табигать, Тылсым, Мәхәббәт тора. Шулай ук хатын-кыз образына зур басым бирелә.Аның әсәрләрендә замана проблемасы күтәрелә.

Мин якташыма сокланам, аның белән горурланам һәм аның иҗатына гашыйк булып яшим.Безнең өчен ул һәрьяклап үрнәк шәхес.



© 2010-2022