Сказка Мин яшел чыршы

Раздел Биология
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мин-яшел чыршы.

( Әкият)

Мин кечкенә генә нәни чыршы булып тудым шулай берчакны. Нәзек кенә гәүдәм,нечкә генә ботакларым hәм дә ылысларым минем яшел чыршы булуым турында сөйлиләр иде.

Биектә-биектә үзенең якты нурларын тирә-юньгә мулдан сибүче якты кояшны, тирә-юнемдә үсеп утыручы яшел үләннәрне, куакларны, агачларны күрдем. Алар минем күңелемә бик хуш килделәр. Минем дә шул куаклар,биек агачлар кебек югарыда балкучы нурлы кояшка карап үсәсем килә башлады.

Минем янымда гына үсүче ак кәүсәле, ямь-яшел мул яфраклы зифа каен бик кайгыртучан булып чыкты. Яңгыр тамчылары ныграк сибәли башласа да, көчлерәк җил исеп куйса да, кояш нурлары көйдерүдән саклап та ул үзенең ябалдашлары белән мине төреп алды. Ә бу кечкенә чагымда миңа бик кирәк иде.Ул вакытта минем кәүсәм дә ныгымаган, ылысларым да зураймаган иделәр.

Мин урманда туганлыктан, тирә-юнемдә үсүче башка үсемлекләр дә мине көчле җил-яңгырлардан, кар-бураннардан ышыклаучы булдылар. Шуңа минем ботакларым да исән-сау, кәүсәм дә төз- матур булып үсеп киттеләр.

Көн артыннан көн, ай артыннан айлар үттеләр. Мин ай үсәсен көн, ел үсәсен ай үстем. Сокланырлык матур чыршы булып үсеп җиттем. Минем ботакларымда хәзер күркәләр дә өлгерәләр инде.Ул минем зур үсүемнең билгесе. Күркәләр эчендә өлгерүче орлыклар яңадан минем төсле чыршылар тишелеп үсәргә башлангыч бирәчәкләр, димәк. Бераз вакытлар үткәч чыршы урманы үсәчәк дигән сүз. Мин башта үземне саклап үстергән агачларны хәзер үзем ябалдашларым белән саклыйм инде. Чөнки мин хәзер кояшка аларга караганда якынрак торам. Барлык тирә-юнемдәге агачларга караганда да мин иң биегрәге.

Башка үсемлекләр кебек hавадагы зарарлы газларны йотып, кислород бүлеп чыгаруда катнашам.Наратлар, чыршыларга хас булганча бактерияләрне юк итәргә сәләтле матдәләр дә бүлеп чыгарам. Урманда яшәүче хайваннарга сыену урыны да булып торам.

Әгәр яңа ел бәйрәмнәре алдыннан кешеләр урманга килеп, мине елка бәйрәменә дип кисеп алып кайтып киткән булсалар, берничә көн генә матур бизәкләргә бизәлеп бәйрәмнең түрендә басып торыр идем дә, шуның белән юкка чыгар идем. Ә мин урманның иң мәhабәт агачы булып үсеп утырам. Яңа ел бәйрәмнәрен безгә охшатып ясалган ясалма чыршылар белән дә бик күңелле, олысы-кечесе шатланырлык итеп үткәреп була бит.

Мин әле яшәвемне дәвам итәм. Кешеләргә суларга чиста, саф hава булдыруга, грунт суларын көйләүче буларак та, урман җәнлекләрен сыендыручы, туендыручы, яңа яшь урманнарга башлангыч бирүче буларак та ярдәм итәм.



© 2010-2022