- Преподавателю
- Биология
- Нәүрүз бәйрәме
Нәүрүз бәйрәме
Раздел | Биология |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Салихова Р.Н. |
Дата | 12.02.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Нәүрүз бәйрәме.
Кызлар каз канаты көенә чигеп утыралар . Малайлар "Ал чия төпләрендә" көенә җырлап керәләр:
Ал чия төпләрендә,
Гөл чия төпләрендә ,
Сулар сибеп устерәләр
Тәрәзә төпләрендә.
укучы : Кызыкайлар, дускайлар,
Җитте ич Нәүруз айлар.
Эшегезне ташладыз,
Йон йомарлап катмагыз!
укучы : Орчык шырылдатмагыз !
Нәүрүз җитте, уйнагыз!
Каз, күкәй, каймак, май,
Әзерләек без давай.
Бергэ : Нәүрүз котлы булсын!
Укучы : Нәрсә,нәрсә? Нәрсә соң ул Нәүрүз ?
Укучы : Аны нәрсә белән ашыйлар сон?
Укучы: Әй кызлар! Нәүрүз ул-яз бәйрәме .
А.б. - Әйе ,балалар! Элекке заманнарда карлар эреп, гөрләвекләр акканда безнең әби-бабаларыбызкөн белән төн тигешләшкән көнне Нәүрүз бәйрәме үткәрә торган булганнар. Яз белән бергә, яңа ел килә дип санаганнар. Нәүрүз- яңа елна, язны каршылау бәйрәме булган .
Хәзер барыбыз бергәНәүрүз йоласы буенча башкаларны да бәйрәм белән котлап , сый-хөрмәтҗыйнап килик.
Җыр.( Ал чия төпләрендә)
Укучы: тук-тук-тук ;
Нәүрүз хакы биш алтын,
Бирсәң ярый ике алтын,
Карама син ялт та йолт,
Бергэ : Нәүрүз котлы булсын.
Бабай : исәнмесез,оланнарым! Нәүрүз котлы булсын! Мондый зур бәйрәм өчен акча табабыз индеаны. Кая әле минем акча янчыгым? (акча сибә) . Кем җитез икән?
Балалар : рәхмәт, бабакай!
Бабай : Җитезлегегезне ынадым. Әсезнең тагын нинди һөнәрләрегез бар?
Җыр (Нәүрүз мөбәрәк)
Укучы : Әйдә бабай, безнең бәйрәмгә син дә рәхим ит!
Укучы : Ач ишеген, керәбез,
Нәүрүз әйтә кишәбез!
Бергэ : Нәүрүз котлы булсын!
Укучы : Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә,
Яшегез җитсен йозгә,
Малыгыз артсын көзгә!
Әби : Нәүрүз мөбәрәк булсын ! минә сезгә күчтәнәчләр, балакайларым .
Балалар : рәхмхт әбебәй .
Бабай : Яшь чаклар искә төшеп китте. Әйдә әле, карчык бер биип алыйк .
Әби : Әйдә картым, өйгә кайтвп тәм-том перешеп торыйк. Тиздән балалар кайтырлар .
А.б. Безнен балалар Нәүрүзбикә каршыларга ныклап әзерләнделәр. Матур җырлар әзерләделәр .
Җыр ( тургайлар)
А.б. : бик яхшы. Әйдәгез балалыр , Нәүрүзбикәне чакырабыз . Нәүрүзбикә.....
-юк, күренми. Нишлик инде? Әйдәгез сезнең белән язның беренче билгеләрен санап чыгыйк әле.(саныйлар )
А.б. Дөрес, балалар.сыерчыклар, кара каргалар туган җирләренә әйләнеп кайталар .
Укучы : кар-р-р.
Ачылды ак калын юрган,
Исә язгы җилләр дә.
Без кайтабыз, сагындырган
Туган-үскән җирләргә.
Укучы : көннәрне юлда уткәреп
Куанышып сезгә очтык,
Канатларга күтәреп,
Сезгә язны алып кайттык.
Укучы: Яз кызы- Нәүрүзбикэ
Тиздән сезгә килеп җитә!
А.б. : Рәхмхт ,каргалар !
(Җырлап Нәүрүзбикә керә)
Нәүр-кә: Исәнмесез, балалар !
Агымсулар китем мин
Нәүрүз эйтеп утим мин,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Бергә : Нәүрүз мөбәрәк булсын !
Укучы :Газиз балаларым ! көн белән төн тигезләшкәндә бер-берегезгә ягымлы булугыз! Бәхетле булыгыз !
Имин йортта торыгыз,
Кәеф-сафа корыгыз,
Инде мине тыңлагыз,
Моңаеп утырмагыз ,
Уйнагыз да көлегез
Биегез дә җырлагыз!
Нәүрүз мөбәрәк булсын !
Буранбикә : Бу нинди тавыш монда ?
А.б. Яз килә, Буранбикә. Безгә синен белән саубуллашырга вакыт җитте .
Бур-кә : юк,юк . мин китсзм балалырны кем чана, чаңгы шудырыр ?
Нәүр-кә : балаларга инде яз кирәк , яшел үләннәр , матур чәчәкләр кирәк , шулаймы?
Балалар: эйе .
Бур-кә : юк,юк . көч сынашмыйча гына, үз урынымны җиңел генә бирергә уйламыйм әле. Әйдәгез көч сынашып карыйк . кем җиңәр, курербез !
Нәүр-кә : Әйдә алайса, һәркем үзенә команда җыя. Мәкальнең яртысы минем телемдә , яртысы шушы төштә. Кулъяулык кемгә тия, мәкальнең яртысын шул әйтеп бетерергә тиеш .Әйткән малай,кыз төенне чишкән була.
Аркан тартыш .
Бур-кә : Э-э, шулаймени әле , бөтенегездә миңа каршымени ? Менә мин хәзер языгызны нишләтәм....
Ыр-ыр итәрмен ,
Ап-ак карны тетәрмен,
Языгызны катырып,
Өстегезгә өярмен !
А.б. : Нәүрүзбикә ката бит, нишлик инде ?
Балалар : Кояшны чакырырга кирәк.
А.б. Әйдәгез, яз хуҗасы , кочшны чакырыйк .
Укучы : Кояш чык,чык,чык ,
Майлы ботка казанда ,
Тәти кашык базарда ,
Тәти кашып саф алтын,
Кирәкми безгә салкын .
Кояш : Мин сезгә җылы бирәм ,
Җирне чәчәккә күмәм ,
Агачлар яфрак ярсын ,
Сандугачлар сайрасын .
Бур-кә : Юк, юк . Кояш кирәкми . Мин җиңелдем, китәм .
А.б. : Ярый Бур-ка, быелга сау булып тор! Без сине киләсе елда көтәбез !
Җыр ( Сыерчыгым )
Шигырь....